YZӘK PARTY » Podcast YZӘK PARTY Сез булдырмаганны без булдырабыз. Archive Posts Tagged Podcast «Мәһди» рок операсы September 8th, 2009 No comments

Безнең гасырның 20нче елларына хәтле болгар-татар культурасы, Ислам дине белән аерылгысыз рәвештә, халыкның тормышын, аңын, җанын баетуга хезмәт итә. Шәхес культы елларында болгар-татар культурасы өчен дә караңгы чор җитә мең еллык мәдәният, мәгърифәт югалу куркынычы алдында кала. Ләкин дәүләтчелекнең нәрсә икәнен белгән, борынгы тарихын һәм бөеклеген хәтерләгән халык бу афәттән дә исән чыга. Мәсгудә Шәмсетдинова һәм Альберт Әсәдулланың «Изге Болгар дастаны» («Мәһди») дип аталган музыкаль әсәре әнә шул хакта. Мәһди дөрес юлдан баручы һәм үзе артыннан башкаларны да әйдәүче кеше. Изге Коръән сурәләре, гарәп мәкаме татар халык көйләренә мәңгелеккә сеңгән, мәдәниятыбызны баеткан. Бу бөек бердәмлек бүгенге көндә адәм баласы җанына урын тапмаган чорда бигрәк тә газиз, бигрәк тә тансык.

«Изге Болгар дастаны» әсәрендә бер генә халыкның түгел, бөтен кешелек дөньясының тарихы чагыла. Беренче карашка әсәр артык заманча да тоелырга мөмкин мөселман догалары һәм электрон авазлар, Шәрык моңнары һәм Көнчыгышның рок-музыкасы, төсле музыка, лазер, хәтта хэви-металл. Ләкин болар тышкы күренеш, әсәрнең, үзәгендә исә бөек фәлсәфә, тормыш, тарих турында тирән уйлану, тамырларны эзләү, тамырларга кайту. Кешенең мәңгелектән килеп, мәңгелеккә китүе турында тагы бер кат искә төшерү. «Бөек Болгар дастаны» кеше, кешелек.

«Мәһди» рок операсының тулы язмасы (113,6 Mb)

The suite of Maskhuda Shamsutdinova and Albert Asadullin «Al-Mahdi» contains the call to save the national roots. (Al-Mahdi is the man, following the pious true way of life and leading the people to the just and bright world). In the folk tartar songs and prayers of the great monument of the world culture The Koran are presenting the connection and continuity of the culture. Nowadays the wisdom of the ancient culture, its spirit has become actual and as necessary as the breath of fresh air.

Download (113,6 Mb)

Categories: медиа Tags: , Yzәk Podcast 002 September 7th, 2009 No comments

Бу тапшыруга кергән җырларны да без икеләтә тырышлык белән сайлап алдык. «Кайту», «Ромашкалар», «Авылым тавышлары», «Хыяллар», «Төнге карлар» һәм подкастны тәмамлаган «Әллүки» кебек үлмәс әсәрләр сезгә язның якынлашып килүен искә төшерсен!

Икенче тапшыру Yzәk Podcast 002 (80,1 Mb)

Подкастка язылу: http://podcast.com/show/142475/

Categories: медиа Tags: Yzәk Podcast 001 September 7th, 2009 No comments

70-80нче еллар безгә искиткеч бай мәдәни мирас калдырган. Әдәбият, музыка, театр – һәр өлкә үзенә күрә бер ренессанс кичергән вакыт. Радио-телевидениедә барган ретро тапшырулар, Тәртип FM эшләп алган бәхетле чаклар безгә бу мирасның барлыгын тагын бер тапкыр искә төшерде. Ләкин татнет дөньясында бу темага караган сәхифәләр юк диярлек. Шулай итеп, Yzәk Podcast идеясе барлыкка килде.

Ярты сәгать эчендә без сезне винил пластинкалрада сакланган татар ретро музыкасы, радио, телевидениедә ишетеп булмаган копозицияләр белән таныштырырбыз. Беренче чыгарылыш алып баручысыз гана килеп чыкты. Тора-бара без сезгә төрле әңгәмәләр, формаль булмаган очрашулар тзкъдим итәрбез. Бүгенге тапшыру өчен без Муса Маликов, Зөһрә Шарифуллина, Хәйдәр Бигичев, Башкарма, Зөһрә Сахабиева, Илһам Шакиров һәм башка мәһшүр башкаручыларның пластинкаларын сайлап алдык. Бу дәвер музыкасының бөеклеген сүзләр белән генә аңлатып булмас, аны тыңларга кирәк.

Әйбәт кенә башлап җибәреп булса, тапшыруларны атнага бер-ике тапкыр ясарга ниятебез бар. Хәерлегә булсын, дуслар!

Беренче тапшыру Yzәk Podcast 001 (33,4 Mb)

Categories: медиа Tags: Яшьлек аланы Татар альтернативасы April 14th, 2009 No comments

Татар альтернатив музыкасына багышланган «Яшьлек аланы» тапшыруыда сез төрле фикерләр ишетерсез. Бу тема үзенең бәхәсле булуы, берәүне дә битараф калдырмавы белән актуаль. Киләсе тапшыруларда без аны, яңа яссылыкта өйрәнеп, яңа фикерләр белән баетып карабыз.

«Яшьлек аланы» тапшыруы.

Categories: медиа Tags: RSS feed Календарь October 2011 S M T W T F S « May      1 2345678 9101112131415 16171819202122 23242526272829 3031   Тамгаларalmaz Alqanat Asadullin Azat Bashkarma/Yabalaq BoooRe Bye-bye violet tapes Cemdikhan Cemile Chak-Chak Darm elvira hadi Enver Izmaylov Galiye Idelia Ildar Kerim ilshat rahimbai Ismail Ittifaq Jukka Tolonen Kamal Kayef Band KGB Libertas Minakova Mubai Noiza Podcast Radif Kashapov Raif Hairulla Rushan Rushan Hayali Saff Promo Salimov Selet Shakert T&B Triada Who Are These Men Yoldiz Minullina Zulya Шакур татарлар Укучылар фикере
    Рубрики Архив Top WordPress Copyright © 2008-2011 YZӘK PARTY Карта сайта