YZӘK PARTY » Ittifaq YZӘK PARTY Сез булдырмаганны без булдырабыз. Archive Posts Tagged Ittifaq 29нчы декабрь Ittifaq promo December 28th, 2010 No comments

Сәлам, дуслар! Нихаять без концертларыбыз белән Әлмәткә дә килеп җиттек. Бүген без сезгә кечкенә промо-видео тәкъдим итәбез! 29 нчы декабрь Mega Clubта очрашырбыз! Бөтен мәгълүмат монда http://vkontakte.ru/event22511957

Categories: медиа, яңалыклар Tags: 29 август. Jamле Якшәмбе August 27th, 2010 No comments

Ismail, Ittifaq, Real Feelings, Azat һәм башкалар сезгә яңа җырларын әзели. Рәхим итегез!

29 август, 21:00. Маяковский урамы, 24а. (тел.: 264-39-80)

IV Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары өчен куанычла хәбәр! Штабларда һәм форумның үзендә әлеге флаерны сорагыз, аның белән 50 сум ташлама булачак!

Categories: кичәләр, яңалыклар Tags: , , Kazan Meets Helsinki August 23rd, 2010 No comments

Davide Floreno, Raif Hairulla, Sabit Nasretdin, Ilyas Jahffar @ Helsinki, Finland. 15.08.2010

Categories: медиа Tags: , Хөрмәт өчен хезмәт June 16th, 2010 No comments

Иртәгә, 17 июнь, Казанда Хөрмәт өчен хезмәт баттлы финалы үтәчәк. 13 яшь МС интернет-көрәштә катнашты, ләкин финалга 4-се генә үтте. Татар рэп җәмәгатьчелеге өчен бу беренче көрәш, ләкин катнашучылар бер дә каушап калмады. Һәр раунд үзенә күрә яңа исемнәр ача барды. Кем белә, бәлки озакламый бу яшьләр безнең киләчәкне хәл итәр.

Катнашучылар:
Funt Ozz Ali (Либертас төркеме), Саба
КрэФ, Арча

Жюри: Шакур, Ittifaq, T&B.

Иртәгә барыгызны да Крылья клубында көтәбез, башлана сәгать 22:30-да.

Төркем адресы: http://vkontakte.ru/club17156999

Categories: яңалыклар Tags: , , Back in the TASSR April 11th, 2010 No comments

Әти-әниләребез тыңлыган музыка, җырлаган җырлар белән хәзерге заман яшьләрен бер сәхнәгә куйсаң, нәрсә килеп чыгар микән? 29 апрель Маяковскийның сары бишмәтенә килсәң, белерсең.

Сине анда Alqanat, Ittifaq, Ismail, Азат Гыйлметдинов, Who Are These Men көтәчәк. Башлана 20:30 да. Рәхим ит!

Categories: кичәләр Tags: , , , , , Мәхәббәт сынаулары March 2nd, 2010 No comments

Якынлашып килүче бәйрәмнәрне истә тотып, без сезгә яңа җырны тәкъдим итәргә булдык. Бу Мәдинә. Мәхәббәт сынаулары дип исемләнгән фильмга өр-яңа саундтрек. Тиздән ул Татарстан шәһәр-авыллары буенча сәяхәткә китәчәк, ә Казанлылар өчен әлегә Азат Гыйлметдинов һәм Ittifaq төркеменең җыр калып тора.

Categories: медиа, яңалыклар Tags: , Ittifaq Fake intro live January 25th, 2010 No comments

Ittifaq төркеменең Төмәндә узган концертында төшерелгән видео.

Categories: медиа Tags: , Азат Гильмутдинов feat. Ittifaq Яңгырым December 10th, 2009 No comments

Азат бу җырның беренче вариантын күптәннән күрсәткән иде. Ләкин шактый вакыт үткәч, аның яңгырашка карашлары үзгәрде һәм ул бөтен коралларны да яңадан яздырып чыгарга булды. Рэп та күләме буенча үзгәрде. Элек җыр авыр яңгырашлы булса, хәзер ул җиңеләйде.

Сүзләре турында аерым әйтеп үтәргә кирәк. Зөлфәт шигырьләре лириканың иң югары үрнәге булып санала. Ittifaq төркеменә исә аңа ияреп үз өлешен язу зур бер ләззәт һәм шул ук вакытта сынау иде. Нәтиҗәдә нәрсә килеп чыкканын сез хәзер ишетә аласыз!

Azat Gilmutdinov feat. Ittifaq Yangyrym  by  Jahffar

Categories: медиа, яңалыклар Tags: , Tatar Party November 25th, 2009 No comments

Иртәгә Ittifaq төркеме Ижауның иң дәрәҗәле клабларының берсе Авиаторда чыгыш ясый. Бу кичә кыю һәм прогрессив татар яшьләре Saff Promo тарафыннан оештырыла.

Categories: артистлар, яңалыклар Tags: , Кичәге Үзәк патидан фотолар November 10th, 2009 No comments




Калган фотолар GoParty.ru сәхифәсендә.

Categories: кичәләр, фото Tags: , , , , Older Entries RSS feed Календарь October 2011 S M T W T F S « May      1 2345678 9101112131415 16171819202122 23242526272829 3031   Тамгаларalmaz Alqanat Asadullin Azat Bashkarma/Yabalaq BoooRe Bye-bye violet tapes Cemdikhan Cemile Chak-Chak Darm elvira hadi Enver Izmaylov Galiye Idelia Ildar Kerim ilshat rahimbai Ismail Ittifaq Jukka Tolonen Kamal Kayef Band KGB Libertas Minakova Mubai Noiza Podcast Radif Kashapov Raif Hairulla Rushan Rushan Hayali Saff Promo Salimov Selet Shakert T&B Triada Who Are These Men Yoldiz Minullina Zulya Шакур татарлар Укучылар фикере
    Рубрики Архив Top WordPress Copyright © 2008-2011 YZӘK PARTY Карта сайта