YZӘK PARTY » Татар DJ-е бармы ул? YZӘK PARTY Сез булдырмаганны без булдырабыз. Татар DJ-е бармы ул? October 11th, 2011 Leave a comment Go to comments


Чын DJ нинди булырга тиеш? Аңа нәрсәдә уйнарга: CDдамы, винилдамы? Ул “remix”лар язарга тиешме, үз музыкасын иҗат итергә тиешме, әлә ул алай ук мөһим түгелме?

Бу сорауларга мең төрле караш яшәп килә, әмма шунсын төгәл әйтергә була: чын DJ бары тик музыкага гына хезмәт итә ул. Акчага да түгел, түрәләргә дә түгел, корпорацияләргә дә түгел, нәкъ менә музыкага. Ул кешеләрне хәрәкәткә китерә, димәк, узе дә гел хәрәкәттә булырга тиеш. Артта калганнар, туктап “ял итүчеләр” берничек тә DJ исеменә лаек була алмый.
Татарның чын DJ-лары бармы соң? “Татар DJ-е” белән “татар кичәләрендә уйнаучы DJ” арасында аерма бармы? Татар DJ-ена нинди сыйфатлар хас, ул башкалардан нәрсә белән аерыла? Үзен “татар DJ-е” дип атап йөртүчеләр ул исемгә чыннан да лаекмы соң? Бу сорауларга җавап бирер өчен, иң элек тарихка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
DJ (disc jockey) термины беренче тапкыр 1934 елны килеп керә, ул Мартин Блок исемле радиодагы алып баручыга карата әйтелә. Соңыннан (40-нчы елларда) бу һөнәр ияләре, төнге клубларга күчеп, үзенең культурасын булдыралар. Шуңа курә радио DJ-ларны клуб DJ-лары белән бутарга ярамый, болар икесе ике төрле “цех” хезмәткәрләре.
Клуб DJ-е – аудитория өчен аудио йөрткечкә яздырылган төрле музыкаль әсәрләр уйный торган кеше. Нигездә ул грампластинка (винил) яисә компакт-дисклар куллана. Музыкаль әсәрләр, үзара кушылып, mix барлыкка китерәләр. Импровизация рәвешендә берничә композция кушылып туган музыкаль әсәр remix дип атала. Винилда уйнаучы DJ-лар үз чыгышларында “scratch” дип аталган үзенчәлекле тавыш эффектларын кулланалар. Scratch-ның вазыйфалары хәзерге вакытта бик киң: ул композицияләрне кушканда килеп чыккан кытыршылыкларны каплар өчен дә, музыкаль әсәргә динамика өстәр өчен дә, ритм булдыру өчен дә кулланыла. Винилда ритмны “ватып” уйнау “beat juggling” дип атала һәм ул югары дәрәҗәле осталыкның бер күрсәткече булып тора. Компьютерда җыелган микс, компьютерда ясалган скрейтч, компьютерда язылган ремикс чын DJ-га хас түгел, чөнки ул боларның барысын да үз чыгышы вакытында эшли ала.
Хәзер инде кире үзебезнең сорауларыбызга әйләнеп кайтырга була. Татарның чын DJ-лары бармы соң? Татар DJ-ена нинди сыйфатлар хас, ул башкалардан нәрсә белән аерыла? Үзен “татар DJ-е” дип атап йөртүчеләр ул исемгә чыннан да лаекмы соң?
Үзегез дә сизгәнсездер, хәзер үзен DJ дип йөртүче музыкантлар күбәйде. Шул исәптән, татарлар арасында да. Компьютер программаларын кулланып, “remix”лар ясаучылар, туйларда музыка куеп утыручылар, гомерендә кулында винил тотып карамаган тәлинкә әйләндерүчеләр барысы да үзен DJ дип атап йөртә, гәрчә алар үз осталыкларын чыгыш вакытында дәлилли алмасалар да. Һәм халык шуңа рәхәтләнеп ышана. Чын һөнәр ияләре исә аларны “fake” (инглиз телендә “ясалма” дигәнне аңлата) дип кенә атап йөртә. Fake’ның капма-каршысы – “true” (“чын, дөрес”), һәм бу DJ’ing-ка гына түгел, бөтен мәдәниятка карата кулланыла торган төшенчәләр.
Татарда ничә “fake”, ничә “true” диджей бар икәнлеген санап утыру хәзерге вакытта иң мәгънәсез эш булыр иде. Сорауны башкача куеп карыйк: татар DJ-лары арасында шәһәркүләм, россиякүләм, дөньякүләм фестивальләрдә катнашып җиңүчеләр бармы? Мин әле берсен дә күрмәдем. Ә сез? Сез ишеткән “татар DJ-лары” сезгә scratching, juggling, импровизация үрнәкләрен күрсәткәннәре бармы? Дистәләгән “remix”лар иҗат иткән “татар DJ-лары”н сез шәһәркүләм фестивальгә җибәрер идегезме? Осталыкларына карап, башка милләт DJ-лары белән янәшә куя алыр идегезме? Менә кайдан җавап эзләргә кирәк. “Янәшәлек”тән.
“Татар DJ-лары”ннан кала, әле тагын бер кечкенә генә “сыйныф” яшәп килә. Ул да булса – “татар кичәләрендә уйнаучы DJ-лар”. Алар күбесенчә рус телендә сөйләшә, үзләрен “татар DJ-лары” дип атамыйлар, татар хитларына ремикслар ясамыйлар, ләкин татар милләтенә бер дә битараф түгел. Аларның да татар музыкасын сыйфатлы итеп күрәселәре, татар җырын Европа дәрәҗәсенә чыгарасылары килә, ләкин “ясалма”сын түгел, “чын”ын! Каян туган соң бу кызыксыну?
«Yzәk Party»да даими катнашучы DJ Darm һәм DJ Noizaның үз проектлары да бар. Аларның Killasound дип исемләнгән Казанның винилда уйнаучы иң оста DJ-лар төркеме үз шәһәрендә генә түгел, күрше төбәкләрдә дә дан казанган. Нәрсәгә кирәк соң аларга татар кичәсендә чыгыш ясап йөрү? Казанда башка кичәләр беткәнмени?
Сәбәбе бик гади. Сәбәп – аларның фамилияләрендә (Фассахов һәм Мингалеев), татар каны агып торган фамилияләрендә. Беренчесе машинасында түбәтәй йөртә (мәҗлесләрдә кияр өчен) һәм ай саен яраткан татар әбисенә кунакка кайтып йөри, машинасы да аның чын безнеңчә, яшел төстә. Авылда бәлешләр ашап, чишмә суын эчеп, бер-ике яңа татар сүзен дә өйрәнеп кайта. Икенчесе татар хип-хоп музыкасын яңа дәрәҗәгә күтәрде. Чит илләрдә сокланып тыңларлык итеп күтәрде. Һәм аның бер кечкенә генә хыялы бар: үзе язган композициягә Хәния Фәрхинең тавышын яздыру.
Алар үз фикерләрен тел аша түгел, музыка аша җиткерә, сүзләр урынына винилга яздырылган төрле тавышлар куллана. Алар өчен тел – киртә түгел, алар энергетика белән аралашалар. Шуңа күрә дә альтернатив татар кичәләрендә даими катнашып торалар.
Татар кичәләрендә уйнаучы DJ-лар белән “татар DJ-лары” арасындагы аерманы берникадәр аңлатым бирә алдым дип ышанасы килә. Кайсылары хәрәкәттә, кайсылары торгынлыкта икәнен инде үзегез билгеләрсез. Мин бары тик күренешләрне үз исемнәре белән атап карадым. Һәрхәлдә, соңгы ноктаны укучы (тыңлаучы) үзе куярга тиеш.

Җәгъфәр. 24.05.08

Comments (0) Leave a comment
  1. No comments yet.
You must be logged in to post a comment. RSS feed Календарь October 2011 S M T W T F S « May      1 2345678 9101112131415 16171819202122 23242526272829 3031   Тамгаларalmaz Alqanat Asadullin Azat Bashkarma/Yabalaq BoooRe Bye-bye violet tapes Cemdikhan Cemile Chak-Chak Darm elvira hadi Enver Izmaylov Galiye Idelia Ildar Kerim ilshat rahimbai Ismail Ittifaq Jukka Tolonen Kamal Kayef Band KGB Libertas Minakova Mubai Noiza Podcast Radif Kashapov Raif Hairulla Rushan Rushan Hayali Saff Promo Salimov Selet Shakert T&B Triada Who Are These Men Yoldiz Minullina Zulya Шакур татарлар Укучылар фикере
    Рубрики Архив Top WordPress Copyright © 2008-2011 YZӘK PARTY Карта сайта