YZӘK PARTY » Сыйфатлы музыканың тыңлаучысы табылыр YZӘK PARTY Сез булдырмаганны без булдырабыз. Сыйфатлы музыканың тыңлаучысы табылыр October 11th, 2011 Leave a comment Go to comments


Ильяс Гафаров (ITTIFAQ) һәм DJ Noiza белән интервью

Беренче чиратта аныклап китик әле: без татар музыкасы һәм татар телендәге музыка дигән төшенчәләрне аерырга тиешме? Зуля Камалова – ул татарча җырлый, ләкин музыкасын татарлар гына тыңламый. Сезнең җырлар текстлары белән татарча булса да, кабул ителгән мәгънәдә, күнеккән мәгънәдә аларны татарча дип булмый.

DJ Noiza: Иттифакъны милли музыка дип атап булмый. Ул татарга да, урыска да, дөньякүләм аңлашыла торган әйбер. Текстлары эчтәлегенә килгәндә, кайберләрендә милли проблемалар, татарлык күтәрелә, әмма күпчелегендәге темалар, тәрҗемә итсәң, урыска да, инглизгә дә, теләсә-кайсы кешегә аңлашыла. Ә татар телендә җырлаулары – ул аларның туган телләре булганга, җитмәсә, рэп татар телендә рус телендәгедән дә матуррак яңгырый. Күп кеше шулай ди.
Ильяс, сүзләренең татарча булуыннан кала, сезнең җырларда татар традицияләре сакланамы?
Ильяс: Шигырьләребез арасында төрки-татарларның традицион шигырь төзелешенә корылганнары бар. Мин милли музыка төшенчәсенә тукталып китәр идем. Милли музыка ул шул милләткә караган кешеләр куллана торган культура. Ә ниндидер телдәге музыка башкалар тарафыннан да ирекле кабул ителә.
Сез бөтен дөньяга танылуга омтыласызмы?
Ильяс: Моңа һәркем омтыла. Һәр акча эшләргә теләүче артист үзен күбрәк кеше тыңлавын тели.
Алайса, нигә поп-музыка ясамыйсыз?
Ильяс: Безнең өчен акча беренче чиратта түгел. Башта сыйфатлы музыка эшләргә кирәк, аннары ул музыканы тыңларга теләүчеләр күбәер.
Сез үз иҗатыгызда: монысы татарлар аңларлык, татарлар өчен, ә монысын чит телле тыңлаучыга чыгарырга кирәк, дип, аерасызмы? Ярар, татарлар кимчелекле булса да аңлар, ә менә читләр тыңлый башласа, хурлыкка калмаска иде, дип?
Ильяс: Мин киресенчә, татарлар өчен яхшырак эшләргә тырышабыз дияр идем.
DJ Noiza: Ә урыс реперлары бик сыйфатлы эшли дип уйлыйсызмы? Минем алардан көләсем килә. Чагыштырып карарга мөмкинлегем бар, мин күп халыкларның рэп продукциясен тыңладым. Урыс реперларының күпчелеге сыйфат турында баш ватмый: алар компьютерда гади генә сэмпллардан музыка рәте төзиләр дә, өйләрендә начар микрофонга башларына нәрсә килсә шуны кычкыралар. Эчтәлеге ягыннан моны акылдан язган кеше бытылдавы дияргә була. Иттифакъ алар белән чагыштырганда берничә башка югары. Мин сүзләрен аңлап бетермим, әмма музыкасы һәм яңгырашы ягыннан Русиядә иң яхшы продукцияләрнең берсе.
Ә Русиядән коллективның, шул ук “Иттифакъ”ның дөньякүләм танылырга мөмкинлеге бармы?
DJ Noiza: Юк. Моның өчен инглиз телендә җырлау, яхшы продюсер, бик күп акча кирәк. Бөтен дөньяга танылган рэпер Эминем шул мәдәният яралган җирдә туган, шул мәдәнияттә рэп тыңлап үскән. Ул инглизчә җырлый. Ә монда бөтенләй башка җырлар тыңлап үскән кешеләрнең инглизчә булмаган рэп белән дөньяга чыгуы икеле
Ләкин бит француз, алман телләрендә рэп тыңлыйлар
DJ Noiza: Аларны да популяр дип булмый. Французча рэп Франциядә һәм Русиядә генә популяр, чөнки безнең халык ни инглизчә, ни французча аңламый, аңа баребер.
Ильяс, сез җыр язганда сүзләренең мәгънәсенә күбрәк игътибар бирәсезме, әллә көенәме?
Ильяс: Икесен дә тигез алып барырга кирәк дип саныйбыз. Башта сыйфатлы итеп музыка язарга, аннары гармонияле итеп сүзләрен сайларга, яхшы итеп аларны бергә кушарга кирәк, шуннан соң гына әйбәт килеп чыкты дияргә була.
Милли темага басым ясавыгыз кайдан килә? Радикал фикерләр җырлавыгыз аркасында сайтыгызны япканар дигән сүзләр дә йөри, дөресме?
Ильяс: Юк, сайтны акча түләмәгән өчен яптылар. Милли тема, милләтчелек каян килә? Хип-хоп шактый гадел, дөрес музыка, монда алдап булмый, әгәр поп музыкада син үзең кичермәгән хисләр турында җырлап, битлек кия аласың икән, монда булмый. Ничек тоясың, шуны җырлыйсың.
Иттифакъ татар мәдәниятен җимерә дигән сүзләргә ничек карыйсыз? Илһам Шакировны тыңлап үскән буын сезнең җырларны да, сәхнәдә тоту рәвешегезне дә кыргыйлык итеп кабул итә.
DJ Noiza: Салаватка да үз вакытында татар мәдәниятен җимерүче итеп караганнардыр. Ул да бит Илһам Шакиров кебек җырламый. Кеше бүгенге хип-хап мәдәниятне кабул итсен өчен, аның үз кысаларыннан чак кына чыгуы кирәк. Совет вакытында ни тыңлатсалар, халык шуны тыңлады. Яңа әйбернең кыргый булып тоелуы гаҗәп түгел. Ә миңа калса, Иттифакъ Салаватка караганда да татар мәдәниятенә күбрәк туры килә, чөнки Салават – ул татар бизнесы, берничек тә татар мәдәнияте түгел. Иттифакъ – татар субкультурасы. Хәзергә татар эстрадасының иң зур өлеше мәдәнияттән ерак тора, ул акча эшләү ысулы гына. Әлбәттә, кешегә 30 ел буе бер нәрсәне “бу татар мәдәнияте” диеп тукып торсаң, аннары Иттифакъны күрсәтсәң, ул татар мәдәнияте Салават диячәк.
Рэп, хип-хап – Америка мәдәнияте. Ә сез аның башка атрибутларын тормышыгызга күчерәсезме? Мәсәлән, көнкүрештә.
Ильяс: Юк, әлбәттә. Ул Америка яшьләре өчен тормыш рәвешенә әйләнгән. Стеналарга ясау (граффити), экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнү, крэк һәм башкалар. Боларның барысын да үтәү мәҗбүри түгел.
DJ Noiza: Нигә рэп Америка мәдәнияте булсын. Ул анда барлыкка килгән генә. Алайга китсә, Татарстан гимны – Италия мәдәнияте дияргә була, канонннар анда барлыкка килгән бит. Яки Салават – гомумән евро-дэнс, яңгырашы буенча ул бит шул ритмнарда җырлый. Иттифакъның татарча рэп җырлавы – нормаль күренеш. Русиядә эшләнүче рэп продукциясе арасында Иттифакъ музыкасы иң яхшылардан. Текстлары, музыкалары, яздыру дәрәҗәсе, аларның куйган көчләре ягыннан Русиядә бик аз музыка шулай ясала. Бик аз кешенең мондый мөмкинлеге бар. Читтән килгән кешегә “Иттифакъ”ны башка татар җырчылары һәм урыс эстрадасы белән янәшә тыңлатсаң, мин ышанам, ул кеше “Иттифакъ”ны сайлаячак. Алар беркемгә дә тигезләнмичә, бары тик яхшы яңгырый торган музыка ясыйлар.
Ильяс, сез оешканнан бирле продюсерларыгыз булмыйча интектегез. Җырларыгызда да продюсерларга карата ачыктан-ачык усал сүзләр бер иде. Ике ел эчендә нәрсә үзгәрде?
Ильяс: Без үзебезгә үзебез продюсер булдык. Әлбәттә “Барс-рекордс”ка материалны илтеп бирергә була, аны чыгарырлар да, әмма алар баребер без биргәннән күпкә азрак кайтарачак. Каты контракт, бертуктаусыз бушлай чыгышлар, без боларны беләбез инде. “Оскар-рекордс” белән эшләп карадык, ләкин көтмәгәндә ул үзе бу өлкәдә эшчәнлеген туктатты. Анда бөтен альтернатив татар җырчылары бер кешедә генә терәлеп тора иде, ул кеше киткәч, бу эш туктап калды.
Ильяс, үз музыкагызны популярлаштыру өчен сез авылларга чыгып китә алыр идегезме? Сезне күбрәк тыңласыннар өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Ильяс: Иттифакъ авыл яшьләре өчен димәс идек. Ләкин ул авылларда безгә чыгыш ясый алырлык аппаратура булса, нигә чыкмаска? Яисә аппаратураны Камазга төяп, сәхнә ясап йөрергә була. Күптән түгел “Сәләт” лагеренда булдык, шатер эчендә, өч сәгать буе диджейлык буенча мастер-класс оештырдык. Нинди инструментлар кулланылганын, ничек җыр язылганын күрсәттек, яшьләргә барысын үз куллары белән тотып карап, берәр нәрсә ясап карарга мөмкинлек бирдек. Безне концерт куярга гына чакырганнар иде, мастер-класс идеясе белән без үзебез чыктык.
Ильяс, трекларыгызда халык җырлары, “Башкарма” репертуарыннан көйләр, Салих Сәйдәшев музыкасыннан өлешләр куллануыгыз татар муызкасы ясарга теләвегездәнме?
Ильяс: Юк, бу материал безгә ошый, аны эшкәртүе кызык булганга. Монда без татарныкы-татарныкы түгел дигән калыпларга салып эшләмибез. Җырларыбыз арасында татарчага охшамаган музыкадан алынган кисәкләр дә кулланабыз. Сэмплинг бит ул сине уратып алган төрле музыкадан авазлар чүпләп, алардан үз музыкаңны язу дигән сүз.
Монда әлбәттә үз милли музыкаңа бәйләнеш тә юк түгел. Америкалылар, мәсәлән, үзләренең 50-нче, 60-, 70-, 80-нче елларда яңгыраган җырларыннан сэмпллар ала. Алар өчен бу актуаль, бу аларның тамырында. Ә безнең тамырларда Салих Сәйдәшевтән башланган симфоник татар музыкасы, аннан җанлы эстрада рәвешенә кергән татар музыкасы актуаль. Без шуннан чүплибез дә көйләрне. Бу безнең җирлеккә туры килә.
Андый музыканы күп тыңладыңмы?
Ильяс: Соңгы тыңлаганым –татар классик музыкасының училищелар һәм консерваторияләр өчен 11 томлы җыентыгы. Камал театры архивында татарда чыккан бөтен музыка да бар диярлек.
DJ Noiza: Ни өчен 80нче елларга кадәр? Чөнки шул вакытка кадәр СССРда худсоветлар аша үткән музыка гына яңгыраган. Җырчылар үз иҗатлары өстендә эшләгән, ә аны рекламалау өстендә түгел. Ул вакытлардагы музыканы тыңласаң, яңгырашы ягыннан алар бик яхшы. Миндә хәтта татар фанк пластинкалары бар. Зөһрә Сәхабиева, Хәйдәр Бегичев башкаруында. Бөтен кешегә ошый.
Ә бу яхшы музыканы халыкка кайтару, бигрәк тә яшьләргә ишеттерү юллары бармы соң?
DJ Noiza: Аларны дискларда яңадан чыгарырга кирәк. Әлегә гел бер үк җырчыларның пластинкалары яңадан чыгарыла, чөнки аларны халык белә, шуңа бу продуктның сатып алыначагын яхшы беләләр.
Ильяс: Яисә Салих Сәйдәшев маршын чыгаралар. Әгәр аның CDда чыкмаган беләр раритет әйберен чыгарсалар иде, яисә стильләр буенча җыентыклар ясасалар. Яшьләр тыңлар иде. Яхшы иске татар музыкасы бу.
Ильяс, сезнең Казандагы “YzekParty” дип аталган кичәләрегез танылып килә. Белүемчә, алар сезгә табыш китерми. Алайса, алар сезгә ни өчен кирәк? Үз иҗатыгыз белән таныштырыр өченме?
Ильяс: Аларны нәкъ менә попса тусовкаларга алмаш буларак эшлибез. Гадәти кичәләргә кеше эчәргә, туган көнен бәйрәм итәргә килә, анда элек радиода әйләндереп ялкыткан музыканы тагын бер кат тыңлый да, иртәгәсен кичә кем ничек исергәнен һәм өенә ничек кайтып җиткәнен искә төшереп шуннан мәзәк таба. “YzekParty” – шәһәр татар яшьләре өчен, шул субкультурада яшәүчеләр өчен. Монда син яшәү рәвеше буенча фикердәшләр таба аласың. Без моны татар яшьләренә альтернатив клублар, кичәләр булсын өчен эшлибез. Авыл клубы стилендә оештырылган бүгенге татар дискотекаларына барырга теләмәгән татар яшьләренә ни кала? Без аларга барыр урын булдырабыз. Мондый яшьләр шактый күп. Мәсәлән 24 апрельдә Корстонның “Шиммер” клубына 400 дән артык кеше килде.
Бу кичәләр “Иттифакъ”ка үзен рекламалар өчен кирәк, дигән әйбер дөрес түгел. Без бик рәхәтләнеп яңа кешеләрне чыгарыр идек. Әлегә бу бушлыкны үзебез белән тутырырга туры килә. Кызыклы, җанлы, үсештә булган музыка ясаучы тагын берничә берничә төркем булырга тиеш. Безнең теләгебез – тыңлаучылар безнең белән бергә үссеннәр иде.
Белүемчә, “Иттифакъ” яңа, икенче альбомын әзерли. Сезнең иҗат ничек үзгәрә, сезне үсештә дип буламы?
Ильяс: Әлбәттә, без профессиональ яктан үсәбез. Безнең мөмкинлекләр арта. Бу төрле стильләрдә бер дәрәҗәдә яхшы итеп рэп уку. Лирика укый алабыз, катырак әйбер дә, яисә эксперимент ясап бөтенләй моңарчы безгә хас булмаган әйбер ясый алабыз. Мәсәлән, сатыла торган әйбер. Анысы ничек килеп чыга инде. Без бит башта эшлибез, аннары аны ничек файдаланырга икәнен уйлыйбыз. О, тиздән сабантуй, яисә бу модада, шуны эшлик әле, димибез.
Альбомыгызны сатып алырга теләүчеләр бар, шул исәптән чит төбәкләрдә дә, әмма ул сатуда юк дип зарланалар.
Ильяс: Бу инде альбомны чыгарган фирманың дистрибьюция эше дөрес куелмавыннан. Үзебез моның белән шөгыльләнә алмыйбыз, югыйсә иҗатка вакытыбыз калмас иде. Интернетта бар инде безнең җырлар, ләкин Иттифакъ миңа ошый, дип, Интернеттан “суыртып” итеп алу бер эш, ә акчаңны түләп альбом сатып алу яисә концертка килү икенче әйбер. Бу инде реаль ярдәм, ошый диеп кул чабып утыру гына түгел. Бушлай суыртулары да начар түгел анысы, хәрхәлдә, безне тыңлыйлар дигән сүз. Әлбәттә, икенче альбомны сатуда, рекламалауда үзебез катнашырга тиеш. Әлегә без эшләргә теләгән әйберне беркем дә эшләми, ничек эшләргә кирәклеген дә белми.

Алия САБИРОВА, Татарские новости №8-9, 2008
Илдар Кәрим фотолары

Comments (0) Leave a comment
  1. No comments yet.
You must be logged in to post a comment. RSS feed Календарь October 2011 S M T W T F S « May      1 2345678 9101112131415 16171819202122 23242526272829 3031   Тамгаларalmaz Alqanat Asadullin Azat Bashkarma/Yabalaq BoooRe Bye-bye violet tapes Cemdikhan Cemile Chak-Chak Darm elvira hadi Enver Izmaylov Galiye Idelia Ildar Kerim ilshat rahimbai Ismail Ittifaq Jukka Tolonen Kamal Kayef Band KGB Libertas Minakova Mubai Noiza Podcast Radif Kashapov Raif Hairulla Rushan Rushan Hayali Saff Promo Salimov Selet Shakert T&B Triada Who Are These Men Yoldiz Minullina Zulya Шакур татарлар Укучылар фикере
    Рубрики Архив Top WordPress Copyright © 2008-2011 YZӘK PARTY Карта сайта