YZӘK PARTY » Шәм шәһәре YZӘK PARTY Сез булдырмаганны без булдырабыз. Шәм шәһәре October 11th, 2011 Leave a comment Go to comments

Таң атканчы янды алар,
Бер-берсеннән уздырырга тырышкандай,
Ялгыз утлар.
Өметләрен сүндерергә туры килде,
Алар бүтән бергә түгел инде,
Шәмнәр сүнде…

Кайтып өйгә ни эшләсен,
Ул бит япа-ялгыз хәзер.
Юеш кулы белән сөртте күзен.
Ашыгыч ярдәм бүген никтер ашыкмады,
Ярдәм кирәк булган чакта, алар шундый.
Юлга ауган агач ботаклары да урынсыз,
Юл читендә машиналар тора тынсыз,
Төнге давыл үтте, шәһәр калды утсыз.
Ә кемдер…
Кемдер бөтенләй калды кулсыз.

Ирен җимрек машинадан чыгарганда,
Мескен…
Китеп бара иде инде бу дөньядан.
Кая ашыкканын беләсездер инде хәзер:
Өйдә көтә сөеклесе, сөртеп юеш күзен.
Өйдә яна шәмшәр,
Ут менә түшәмгә,
Ә кемнеңдер төнлә
Йөрәге ашалган,
Кинәт моңсу булып китте шәфкать туташына.
Ул да бер шәм алып килеп куйды шунда.

Шәм шәһәрендә
Шәмнәр яна һаман,
Шәмдәлләргә
Күз яшьләре тамган сыман,
Катып калган хисләр,
Башка бәргән таныш исләр
Сиңа барысын да сөйләр…

“Ике сәгать буена коткарып маташтык,
Ә ул иртән дөнья белән саубуллашты”,-
Мондый хәбәр таза кешене дә егар.
Ә ул түзде,
Тынды,
Өйгә кайтач елар.
Бүтән шәмнәр кабынмас,
Ут кирәкми хәзер!
Ул да аның белән бергә югалырга әзер.
Тик бер өмет калдыгы тибә корсагында,
Улы әйтә:
“Тукта, мин бар әле монда!
Минем күзем, борыным – нәкъ аныкы булыр,
Сине сөендереп торыр нәни камыр-батыр!”
Иске чәйне түгеп,
Ул яңаны салды,
Кайнар чәйдән соң яшь әни әзрәк йоклап алды.

Бүген таң атканчы янды алар,
Бер-берсеннән уздырырга тырышкандай,
Ялгыз утлар.
Өметләрен сүндерергә туры килсә дә,
Шәмшәр һаман яна, алар мәңге янар.

Ильяс Гафаров
фото: Аида Сафина

Comments (0) Leave a comment
  1. No comments yet.
You must be logged in to post a comment. RSS feed Календарь October 2011 S M T W T F S « May      1 2345678 9101112131415 16171819202122 23242526272829 3031   Тамгаларalmaz Alqanat Asadullin Azat Bashkarma/Yabalaq BoooRe Bye-bye violet tapes Cemdikhan Cemile Chak-Chak Darm elvira hadi Enver Izmaylov Galiye Idelia Ildar Kerim ilshat rahimbai Ismail Ittifaq Jukka Tolonen Kamal Kayef Band KGB Libertas Minakova Mubai Noiza Podcast Radif Kashapov Raif Hairulla Rushan Rushan Hayali Saff Promo Salimov Selet Shakert T&B Triada Who Are These Men Yoldiz Minullina Zulya Шакур татарлар Укучылар фикере
    Рубрики Архив Top WordPress Copyright © 2008-2011 YZӘK PARTY Карта сайта