YZӘK PARTY » Музыка милли аңны тәрбияли YZӘK PARTY Сез булдырмаганны без булдырабыз. Музыка милли аңны тәрбияли October 11th, 2011 Leave a comment Go to comments

80 нче еллар башында Советлар союзы территориясында “Сак-сок” музыкаль төркеме гаять зур популяр коллектив булган иде. Энтузиаст Чаллы егетләре үз милләтләренең музыкасын популярлаштыру өчен татар халык җырларын заманча аранжировкага куеп күп кенә тамашачыларның мәхәббәтен яулады. Ул вакыттан инде еллар узды, күпме сулар акты. Аларның эшен хәзер дә дәвам итүчеләр байтак. Шулар арасында танылган гитарист, аранжировщик Азат Гыйлметдиновның үз урыны бар. Күпләребезгә “Azan Project”, “Dervish Dance” “Кардәшләр” төркемнәре аша таныштыр. Соңгы арада күзләребездән югалып, ул кабаттан “Яңгырым”, “Мәхәббәт сынаулары”, “Сагыну” хитлары белән музыкаль олимпка килеп керде. Әле килеп керде генәме, “AZAT” дип аталучы яңа төркем төзеп, ул быел “Тынычлыкның яратылышы” фестиваленда татар музыкасы данын яклады! Азат инде менә хәзер бер елга якын Казан шәһәрендә тора икән



- Азат моңарчы кайларда югалып тордың? Музыкаңны бер дә ишетмәдек диярлек

Мин берничә ел элек Мәскәү шәһәренә китеп бардым. Шуңа күрә, Казанда барган вакыйгаларга игътибар аз бирдем. Чөнки чит мөһиттә яшәп татар музыкасы өстендә эшләве бик авыр иде. Күрәм бу вакыт аралыгында Казанда берсеннән-берсе кызыклы музыкаль проектлар барлыкка килгән икән. Мин моңа бик шатмын.

- Сине Мәскәүгә нинди җилләр ташлады соң?

Дөресен генә әйткәндә моңа сәбәпче булып танылган музыка тәнкыйтьчесе Артемий Троицкий булды. Казанда яшәгәндә туганым Рөстәм Әхмәтгәрәев белән “Dervish Dance” этно-джаз юнәлешендә иҗат итүче төркем оештырып җибәргән идек. Шуны Артемий ишетеп алды һәм үз көчебезне калада сынап карарга тәкъдим итте. Шуның белән без, музыкадагы белемнәребезне арттыру теләге белән, Мәскәүгә юл тотарга булдык. Башта, әлбәттә, авыр чорларга эләктек. Альтернатив клубларда чыгыш ясап үзебезгә танылу алырга туры килде. Бу безнең өчен бер зур мәктәп, чөнки шундый зур музыкаль сферага беренче тапкыр кереп китүебез иде.


- Татар музыкасы, күпне күргән һәм ишеткән Мәскәү тыңлаучысы арасында нинди хисләр уятты?

Алар аны үзенә күрә бер яңалык кебек кабул иттеләр, чөнки һәрбер музыканың татлы җимеше шунда ки – оригиналь уйнау, җырлау ысуллары табу кешенең күңелендә җавап таба. Моңарчы татар музыкасын бөтенләй ишетмәгән диярлек мәскәүлеләр безне бик игътибар белән тыңладылар. Аннан соң без күп кенә танылган музыкаль студияларда аранжировка, тавыш яздыру серләренә төшендек. Моннан тыш, “Паззл”, “ZETTA” төркемнәрендә уйнадым. Казанда яшәсәм дә, мин әле дә аранжировка белән шөгыльләнүне дәвам итәм. Хәзер бит интернет заманасы. Мин үзем язган музыканы, өзекләрне глобаль челтәр аша Мәскәүгә тапшырып барам. Тормышымда берни дә үзгәрмәде диярлек. Гомумән, интернет ул – бик файдалы җайланма. Хәзер бит инде беркем дә дисклар сатып алырга ашыкмый. Алга киткән тыңлаучы музыканы интернеттан алуны кулаерак күрә.

- Менә син этно-джаз дисеңМондый авыр жанрда иҗат итү өчен син илһамны нинди чыганаклардан алырга туры килде?

Казан консерваториясында укыган вакытта ук мин борынгы, ата-бабаларыбыздан калган мөнәҗәтләр, бәетләр белән кызыксына башладым. Һәм мин тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: менә шул борынгы авазларга әйләнеп кайту – татар музыкасын Европага, дөньяга чыгару өчен бердәнбер мөмкинлек. Татар музыкасын менә шул көнбатыш ритмнары һәм фолк синтезы гына таныта алачак. Традицион булмаган музыканы милли мотивлар белән кушып эшләргә кирәк. Мисалга Зөлфия Камалова, Мубайны китерә алам. Һәм мин хәзерге вакытта Казанда иҗат иткән “AZAT” төркемен дә шулар арасына кертергә була. Әле күптән түгел генә оешкан булсак та Халыкара фестивальда чыгыш ясау мөмкинлегенә ирештек, “Лепрекон” клубында концерт бирдек, Казан клубларында чыгыш ясап торабыз. Әгәр безне шулай еш чакырып торалар икән – димәк татар музыкасы тыңлаучыларга кызык.


- “Тынычлыкның яратылышы” – бик җитди фестиваль. Син анда ничек килеп эләктең?

Барысы да бик гади. Мин бары тик оргкомитет куйган адреска үземнең җырларымны җибәрдем. Һәм алар миңа чакыру җибәрделәр. Минемчә, бу фестиваль бик кирәк, чөнки ул халыкларны дуслаштырырга сәләтле.

- Татар фильмнарына музыка язасың икән. Бу өлкәдә уңышларың нинди?

Беренче булып миңа моны эшләргә хәзер инде мәрхүм Альберт Шакиров тәкъдим итте. Бу кыска метрлы “Бабай” фильмы иде. Әгәр исегездә булса, анда баш рольне татарның даһи актеры Равил Шәрәфиев башкарды. Бу фильм белән Альберт “Алтын Мөнбар”, Төркия фестивальләрендә премиялар алды. Чираттагы саундтрек “Мәдинә” яки “Мәхәббәт сынаулары” фильмы өчен иде. Шушы фильм сюжетына нигезләнеп җыр эшләргә кирәк дигән идея туды. Текст язырга мин “Иттифакъ” төркемен ярдәмгә дәштем. Күптән түгел бу җырыбызга клип төшерелде. Хәзер шул уртак иҗатыбызны сез ТНВ каналында күрә аласыз. Шулай ук хәзер минем иҗат белән киңрәк танышырга теләүчеләр өчен www.azatmusic.ru сайты ачылды.

- Хәзер бик нык татар эстрадасын тәнкыйтьлиләр. Синең дә моңа карата үз фикерен бардыр

Татар эстрадасының “чәчәк атуы” 80 нче еллар азагы, 90 нчы еллар башына туры килә. Нәкъ менә шул вакытта “тере” тавышка башкарыла торган сыйфатлы җырларга алмашка синтезаторда эшләнгән музыка килә. Бу җырчыларга фонограмма астында башкарырга мөмкинлек ачты. Сәхнәдә барабаннар, бас-гитара булмавына хәзер беркем дә игътибар итми (аның каравы, фонограммада аларның тавышы ишетелә). Безнең телевидение һәм радиодан бер үк шагыйрьләр һәм композиторлар язган, “бер көнлек” шлягерлар яңгырый. Хәзер аз гына вокал сәләтләре булган кеше дә популяр автордан җыр сатып алып сәхнәгә чыга ала. Музыкаль студиялар бу юлны үзләре сайлаганнар, алар поп-музыка жанрының санын махсус арттыралар һәм шуңа нәтиҗә булып тыңлаучының сайларга мөмкинлеге калмый. Бу, әлбәттә, сыйфатка бик нык тәэсир итә. Талантлы яшь, моңлы җырчылар популярлык казану теләге белән эстрада форматына туры килергә мәҗбүр. Әгәр дә фонограмма турында закон чынлап та эшли башласа, бу хәл татар музыкасы торышын бик нык үзгәртер иде. Профессиональ музыкаль төркемнәр барлыкка килер иде. Күпме талантлы музыкантлар үз милләтендә танылу ала алмагач Татарстаннан китеп барды – санап бетергесез.

Ләкин шулай да бит эстрадага җавап булып хәзер татар альтернатив музыкасы тора. Аның үз тыңлаучылары бар. Гадәттә, бу шәһәр яшьләре. Бәлки, дөрес юл шундадыр? Казанга килгәч үк мин аларны ишетү бәхетенә ирештем. Алар галәмәт энтузиастлар һәм бик оста музыкантлар. Кызганычка каршы, әлегә аларның иҗаты энтузиазмага корылган. Әйе, рок, рэп – татар өчен бөтенләй ят юнәлешләр. Хәзер альтернатив музыканы сату нокталарында, радиода ишетүе бик авыр. Алар киң тамашачыларга юнәлмәгән. Шуңа күрә, безгә ярдәмгә интернет-технологиялар килә. Актив, татар эстрадасын принципиаль рәвештә кабул итмәүче татар яшьләре бу музыканы интернеттан алалар. Кызганычка каршы, зур тизлекле интернет әлегә шәһәрләрдә генә бар, ләкин хәзер интернет колачларын җәя һәм вакыт белән альтернатив музыка белән авылларда да кызыксына башларлар. Әлбәттә, музыканың төрлесе бар, ләкин алар барысы да бер идеяга юнәлгән булырга тиешләр. Һәм бу идея – татарлыгыбызны, телебезне саклап калу. Шунысы шатландыра, милләтнең “алтын фонды” булып торучы хәзерге прогрессив яшьләр эстрадага тулысынча битараф! Киләчәктә, алар үзләренең гаиләләрендә эстрада музыкасын түгел, ә татар андеграундын тыңлаячаклар. Һәм бу баланың аңына, тормышны күзаллауына һәм милли тәрбиягә бик уңай тәэсир итәчәк. Минем үземнең дә Казанга кайтуның төп сәбәбе минем балаларымның татар мөхитендә үсүе һәм телне үзләштерүләре. Минем олы кызым Эльнара быел Казан мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керде. Махсус шушы вакыйга алдыннан кайту теләген тормышка ашырдым. Минем 4 яшьлек улым Рөстәм татар телендәге җырларны җырлап йөри. Әле кечкенә булса да аның инде баш миенә татар сүзләре, татар мотивлары сеңеп калган. Бу бит телебезне саклап калырга бердигән мөмкинлек. Әгәр дә татар музыкасы әйләнә-тирә мөхиттә гел ишетелеп торса, моңа нәтиҗә булып тел дә сакланачак.

Белешмә:
AZAT төркеме – татар телендә этно-рок башкаручы Казан коллективы. Төрки мелодика һәм заманча (арт-роктан алып ска-панкка кадәр) яңгыраш кушылмасы төркемнең төп иҗат идеясен чагылдыра: Көнчыгыш һәм Көнбатышның мәдәни мирасын берләштерү. Төркем җитәкчесе – Азат Гыйлметдинов – профессиональ музыкант, композитор. Коллектив 2010 елның язында, Азатның фикердәшләре килеп кушылу белән, тәмам тупланып бетте. Үз стилен егетләр tatarSka-punk дип атый.

Мәкалә авторы: Ленар Мөхәммәдиев.

Comments (0) Leave a comment
  1. No comments yet.
You must be logged in to post a comment. RSS feed Календарь October 2011 S M T W T F S « May      1 2345678 9101112131415 16171819202122 23242526272829 3031   Тамгаларalmaz Alqanat Asadullin Azat Bashkarma/Yabalaq BoooRe Bye-bye violet tapes Cemdikhan Cemile Chak-Chak Darm elvira hadi Enver Izmaylov Galiye Idelia Ildar Kerim ilshat rahimbai Ismail Ittifaq Jukka Tolonen Kamal Kayef Band KGB Libertas Minakova Mubai Noiza Podcast Radif Kashapov Raif Hairulla Rushan Rushan Hayali Saff Promo Salimov Selet Shakert T&B Triada Who Are These Men Yoldiz Minullina Zulya Шакур татарлар Укучылар фикере
    Рубрики Архив Top WordPress Copyright © 2008-2011 YZӘK PARTY Карта сайта