YZӘK PARTY » 2009 » April YZӘK PARTY Сез булдырмаганны без булдырабыз. Archive Archive for April, 2009 Тукай 123 April 16th, 2009 No comments

26 апрель көнне Маяковскийның Сары бишмәтендә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган татар җанлы музыкасы бәйрәме, үткәнне һәм киләчәкне берләштерүче әдәби-музыкаль кичә булачак.

Сезнең өчен тере яңгырашта: Ismail, Alqanat, Kәyef band, Who Are These Men, чигүле шигырь остасы Йолдыз Миңнуллина, нәфис сүз остасы NurBack, Салават Юзеевның «121» һәм «Туган як» фильмнары, винилда сакланган татар ретро музыкасы (З.Шәрифуллина, Х.Бигичев, З.Сәхәбиева, И.Шакиров, Г.Зәйнәшева, Маликовлар, “Башкарма” һ.б.).

Клубның икенче катында – Габдулла Тукайга багышланган фотокүргәзмә һәм V.I.P. кунаклар. Күргәзмәгә үзегезнең фоторәсемнәрегезне алып килегез! Электрон вариантларын [email protected] тартмасына җибәрә аласыз. Соңыннан без аларны бастырып, Г.Тукай музеена тапшырырбыз. Фоторәсемнәрегездә Тукай исеме белән бәйле төрле күренешләр, ассоциацияләр урын алырга мөмкин.

Татар китап нәшрияты үзенең яңа басмаларын алып киләчәк. Үзегезгә кирәкле китапларны зур ташламалар белән салып алу форсатыннан файдаланып калыгыз!

Тукай шигырьләрен яттан сөйли белгәннәргә – истәлекле бүләкләр! Тукайның 123 еллыгына чыккан 23 китап.

Башлана: 22:00
Керү бәясе: 100 сум.
Маяковский урамы, 24а.

Categories: кичәләр Tags: Яшьлек аланы Татар альтернативасы April 14th, 2009 No comments

Татар альтернатив музыкасына багышланган «Яшьлек аланы» тапшыруыда сез төрле фикерләр ишетерсез. Бу тема үзенең бәхәсле булуы, берәүне дә битараф калдырмавы белән актуаль. Киләсе тапшыруларда без аны, яңа яссылыкта өйрәнеп, яңа фикерләр белән баетып карабыз.

«Яшьлек аланы» тапшыруы.

Categories: медиа Tags: Әйлән-бәйлән дискына багышланган тапшыру April 11th, 2009 No comments

татаFin tatarlari belan interview Tatarstan dulqininda

Гөлнара Мөхәммәтшина әзерләде.

Санакка йөкләү

Categories: медиа Tags: Альберт Асадуллин в Буинске (интервью) April 8th, 2009 No comments

Categories: артистлар, медиа Tags: Tatar Party April 4th, 2009 No comments

2009 елның 18 мартында Ittifaq Төмәндә булып кайтты. Татар яшьләренең «Дулкын» оешмасы Tatar Party дип исемләнгән кичәләрен башлап җибәрү уңаеннан казан егетләрен кунакка чакырды.

Атна уртасында (чәршәмбе) Төмәннең иң текә клубларының берсен – «London»ны 700дән артык татар тутырды. Татар радиосының Төмәндәге бүлегенә Ittifaqның җырларын ротациягә куярга рөхсәт бирелмәсә дә, билетларның 80 процеты кичә алдыннан ук сатылып бетте.

Бу кичәдән соң клуб җитәкчелеге Tatar Partyны айга бер тапкыр даими рәвештә үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Дистәләгән татар авылы урап алган Төмән өчен бу бик куанычлы хәбәр.

Yzәk Party төркеме «Дулкын» яшьләр оешмасын чын күңелдән бу зур җиңү белән котлый, иҗади уңышлар һәм яңа ачышлар теләп кала.

Categories: кичәләр, мәкаләләр, фото Tags: , RSS feed Календарь April 2009 S M T W T F S « Mar   Jun »  1234 567891011 12131415161718 19202122232425 2627282930   Тамгаларalmaz Alqanat Asadullin Azat Bashkarma/Yabalaq BoooRe Bye-bye violet tapes Cemdikhan Cemile Chak-Chak Darm elvira hadi Enver Izmaylov Galiye Idelia Ildar Kerim ilshat rahimbai Ismail Ittifaq Jukka Tolonen Kamal Kayef Band KGB Libertas Minakova Mubai Noiza Podcast Radif Kashapov Raif Hairulla Rushan Rushan Hayali Saff Promo Salimov Selet Shakert T&B Triada Who Are These Men Yoldiz Minullina Zulya Шакур татарлар Укучылар фикере
    Рубрики Архив Top WordPress Copyright © 2008-2011 YZӘK PARTY Карта сайта