Archive

Archive for the ‘мәкаләләр’ Category

Беренче концерт фотолары

March 18th, 2011 No comments

Беренче җанлы татар музыкасы кичәсеннән фотоларны көтеп алгансыздыр, дип уйлыйбыз. Шуңа күрә без аларның барысын да бер җиргә тупладык.

Ленар Мөхәмәдиевнең яңа мәкаләсе дә нәкъ вакытында килеп чыкты: Музыка милли аңны тәрбияли.

BoooRe – Хыял

September 1st, 2009 No comments

BoooRe

BoooRe проекты белән танышуыбызны дәвам итәбез. Чиратта “Хыял” дип исемләнгән җыр.

Categories: медиа, мәкаләләр Tags:

Алканатның Төркиягә сәяхәте

July 1st, 2009 No comments

“Алканат” төркеме 24 – 28 июнь Төркиядә узган “Тюркчевизьон” (“Төрекчә күз карашы”) фестивалендә катнашып, берче урын яулап кайтты.

Кичә төнге икедә татар яшьләренең махсус “делегация”се Төркиядән кайтып төшкән Артур, Илназ, Илнар, Рушан һәм Динәне аэеропортта каршы алды. Без дә калышмадык. Шулай итеп, сезгә Илназ Гәрәевнең Yzekparty.ru сәхифәсенә биргән эксклюзив интервьюсын тәкъдим итәбез.

Тулырак…

Tatar Party

April 4th, 2009 No comments

ITTIFAQ

2009 елның 18 мартында Ittifaq Төмәндә булып кайтты. Татар яшьләренең «Дулкын» оешмасы Tatar Party дип исемләнгән кичәләрен башлап җибәрү уңаеннан казан егетләрен кунакка чакырды.

ITTIFAQ

Атна уртасында (чәршәмбе) Төмәннең иң текә клубларының берсен – «London»ны 700дән артык татар тутырды. Татар радиосының Төмәндәге бүлегенә Ittifaqның җырларын ротациягә куярга рөхсәт бирелмәсә дә, билетларның 80 процеты кичә алдыннан ук сатылып бетте.

ITTIFAQ

Бу кичәдән соң клуб җитәкчелеге Tatar Partyны айга бер тапкыр даими рәвештә үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Дистәләгән татар авылы урап алган Төмән өчен бу бик куанычлы хәбәр.

ITTIFAQ

Yzәk Party төркеме «Дулкын» яшьләр оешмасын чын күңелдән бу зур җиңү белән котлый, иҗади уңышлар һәм яңа ачышлар теләп кала.

Воин в искусстве

January 12th, 2009 No comments

Радик Салимов

Радик Салимов – молодой композитор, один из инициаторов арт-движения “Реформа“, ученик признанного мэтра авангардной музыки Рашида Калимуллина, лауреат Всероссийского конкурса молодых композиторов. В музыкальных кругах Казани известен как организатор концерта “Сабах“, который с большим успехом прошел в КРК “Пирамида”. “Сабах” – результат смелых экспериментов молодых ребят, которые стремятся создать искусство нового века.

Сабах

Музыка Радика Салимова – сплетение фольклора и “электронного разума”. В своих работах он использует электронно-компьютерную музыку в сочетании с акустическими инструментами. “Это, прежде всего, музыка, рожденная из-за любви к своему народу, – говорит композитор, – “Сабах” объединил художников, музыкантов, композиторов, поэтов, которые решили сделать что-то не ради денег, а из-за любви к своему делу, к своему народу. Основной идеей проекта стало осознание наших корней, оставаясь в современном мире.”

Радик Салимов

Представляем Вашему вниманию некоторые композиции Радика Салимова, записанные на разных этапах его творчества:

У воды
Птицы
Ирландский Сабантуй
Битва за Казань
Семь жемчужин

Бер яклы караш

October 8th, 2008 No comments

Интертат.ру электрон газетасындагы Эльвира Шакированың “Татар яшьләре форумы – төнге клубта” дип исемләнгән язманы укыганнан соң, рәсми мәгълүмат чараларының профессиональлегендә һәм объективлыгында шик туарга мөмкин. Җәмгыятьтәге бөтен фикер төрлелеген чагылдырырга кирәк дип тапмаган журналистларның каләме астыннан шундый материаллар чыгуы әзрәк борчуга сала. “Концерттан соң яшьләр һәр пәнҗешәмбе «Сәфәр» кунакханәсенең «Аут-холл» клубында узучы «Курай радиосы»ның «Чәк-чәк» дискотекасына барды”, дигән җөмләсендә 4 оешманы искә алып та, шул ук көнне, шул ук вакытта узган җанлы татар музыкасы концерты турында бер сүз дә әйтмәү авторга мөнәсәбәтне тискәре якка үзгәртә. Әйтерсең лә фонограмма кушып җырлаучы “Вил Усманов, Лилия Муллагалиева, Иделия, Рөстәм Закиров, Эпсилон, Мәликә, «Айфара», Рөстәм Асаев, Нурзадә, Зиннур, «Казан егетләре», Чәчкә, Габделфәт Сафин, Резеда Шәрәфиева, ИлСаф, «Зөләйлә», Вәсилә Фәттахова, Салават, бу көннәрдә генә яңа альбомын чыгарган җырчы ИлГәрәй”ләр белән безнең татар музыкасы тәмам. Ә шәһәр үзәгендәге төнге клубта узган Зөлфия Камалова концерты ниндидер сәбәпләр аркасында игътибарга лаек булмаган. Әллә инде ике автобуска төялеп, клубка бушка кергән форум делегатлары анда ялгыш эләккәнме? Бәлки бу чара төрле төбәкләрдән җыелган татар яшьләренә кирәк тә булмагандыр?
Ярый алайса, мең яшәсен фонограмма, примитив попса һәм фикерсез музыканы алга сөргән “Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, «Яңа гасыр» телевидениесе”!!! Тик балаларыгыз татар телен санга сукмый башлагач, сәбәбен әллә-кайлардан эзләп йөрмәгез. Вакытында телнең престижын саклап кала алмаган милләт көннәрдән бер көнне телсез кала ул. Расланган факт.

Categories: мәкаләләр Tags:

Татарские дискотеки: от Белебея до Франкфурта

September 21st, 2008 No comments

Татарские дискотеки

Еще года три назад журналисты били тревогу, что, мол, татарская молодежь перестала слушать музыку на родном языке, что скоро мы все ассимилируемся и забудем свои корни. Теперь же татарские дискотеки превращаются в прибыльный бизнес и большая часть армии татарских исполнителей (а их по последним подсчетам более 600) усердно закупается «модными» аранжировками с танцевальными ритмами.
читать статью >>>

Categories: мәкаләләр Tags:

Сыйфатлы музыканың тыңлаучысы табылыр

September 17th, 2008 No comments

Йолдыз Миңнуллина

September 15th, 2008 No comments

Йолдыз Миннуллина / Yzәk Party

И никто меня не узнает —
Багровую на зеленом.

Д.Сулейманова

Тәрәзәңне төнгә ачык калдыр —
көзге яңгыр каңгырып йөрмәсен,
караңгыдан йолып, сиңа алып килсен
төсе качкан яфрак өермәсен.

Ах, ул яңгыр, язгы зыңга чаклы
калыр, ахры, сеңеп челтәреңә.
Син белмисең әле, вакыт үзе
сәгатьләрне җиргә чәлпәрәмә:

—Тукта мизгел!
Урта гасырда — көз,
дастаннарда — сөю өлгесе.
Сарут сарган Тристан каберенә
канәферләр тезә Гөлдерсен.

Урта гасырда — көз. Берөзлексез
яфрак оча нәсел агачыннан.
Чынга алсаң, Йосыф китабының
без язасы бите ачылган.

Челтәр — ятьмә бүген — яңгыр сөзә,
җепселенә кадәр манма су.
Без язасы биттә – яфрак эзе:
үзгәргәнмен, ахры…
танымассың…

Мубай [статья]

September 9th, 2008 No comments

Мубай

Я считаю, что у музыки национальности нет. Есть музыка хорошая – настоящая, и популярная. В моем случае привязываться к одним только татарским корням, ограничиваться ими не стоит, я убежден. Они так или иначе все равно дадут о себе знать. Намного интереснее создавать на национальной основе что-то новое…
читать статью >>>