YZӘK PARTY » Без YZӘK PARTY Сез булдырмаганны без булдырабыз. Без October 11th, 2011 Leave a comment Go to comments

1. Мин Мин көн саен берәр хыял белән уянам Әгәр дә ул юк икән, уянудан ни файда? “I have a dream that one day this nation will rise up,” дип әйткәндә, Martin Luther King Jr. татарларны истә томаган, әлбәттә Афорамериканнар аның хыялын 40 елдан соң тормышка ашырганнар. Ә безнең хыяллар XVI гасырдан бирле чәнчелеп бара. Татарда 100 ел элек барган үзгәрешләр бүген кайберләргә нонсенс булып күренер. Җәдидчелек-кадимчелек кайгысымы монда? Хәзерге кадимчеләр бер дә дин белән куркытмыйлар. Алар бары тик акчага гына табына. Ә яшьләр алар белән көрәшмәкче була тагын. Имансыз кадимчеләрне җиңеп буламы соң?! Бүген мин тагын бер хыял белән уяндым Минем балаларым чын татар мәктәбендә уку бәхетенә ирешсәләр иде

2. Ул Ул үзенең сукмагын кешенекеннән аера белә. Шул сыйфаты белән көчле дә ул. Ләкин көненә 24 сәгать, атнасына 7 көн көчле булып калу мөмкин түгел. Шуңа күрә көчсез булган чакларда аңа икеләтә игътибарлы булырга кирәк. Көчле кешеләрне югалтырга ярамый. Гармония бит ул кара һәм ак, плюс һәм минус, ут һәм су, көчле һәм көчсез арасында гына туа ала. Утны сүндерергә су кирәк, һәм киресенчә, су бозга әйләнмәсен өчен аны гел-гел җылытып торырга кирәк.

3. Бу Бу бит булачак йолдыз Аның белән янәшә тору гына ни тора! Ә ул, моны аңламаганга салышып, җәмгыятьтәге бөтен иерархияне кире каккандай, үз вакытын гади кешеләр белән уздыра. Безнең арада йөрү аның рейтингын да күтәрми, карьерасына да әллә-ни файда китерми. “Бозасыз бит йолдызны, кабәхәтләр! Кыйммәтле ташны тузанда аунаткан кебек, аны да әллә кайда аунатасыз.” Шуңа да карамастан, без ташыбызны тузан белән сынап карыйбыз Юкса, чыныгып бетә алмас бит ул, чын таш әзрәк кырылган булырга тиеш. Өлгерерсез эле шомартырга.

4. Теге У-у-у, аның кыланышлары безгә бөтенләй сәер тоела. Меңләгән чакрым үтеп, үз бәхетен эзләп килгән, гәрчә бу якларда аны бик үк аңлап бетермәсәләр дә. Беренче карашка ул куркыта, икенчесенә көлдерә, өченчесенә ышандыра, дүртенчесендә аңа гашыйк буласың. Кызга яки егеткә кебек түгел, зур талант иясенә кебек. Ул шулкадәр прогрессив, хәтта цивилизациядән дә туйган. Кире үз тамырларына, бабалары эрасына кайтырга кирәк аңа. Ә без Без әле генә үз тамырларыбыздан аерылып киткән, аны аңлап бетерә алмыйбыз. Ләкин никтер ышанабыз

5. Алар Алар монда ялгыш эләккәндер. Уз “тусовка”лары булып та, әллә нигә читкә барып йөриләр. Югыйсә, теләсә нәрсә булдырырлык профессионаллар бит! Кемдер каләме белән көчле, кемдер тавышы, хәрәкәтләре белән Ә боларның көчләре тимер тартмалар эчендә, бакыр чыбыклар аша төрле төстәге төймәләргә сәер “девайс”лар ярдәмендә хәрәкәт иткән энергиядә. Алар җансыз әйбеләргә җан бирәләр, техниканы кеше файдасына эшләтәләр. Бәлки җансыз милләткә дә эзрәк энергия кертеп булыр? Шундый юл белән булса да

6. Без Без барыбыз да сәер. Беребез дә шаблонга туры килмибез. Дөньяны төрлечә күзлибез, ләкин һәрберебез үз урынында. Кабатланулар юк. Һөнәрләребез төрле, милләтебез – бер. Шуңа күрә билгеле бер вакытта, билгеле бер урында җыелабыз. Кушыласың килсә, кушыл безне Yzәkтә таба алсың

Җәгъфәр. 28.11.07

Comments (0) Leave a comment
  1. No comments yet.
You must be logged in to post a comment. RSS feed Календарь October 2011 S M T W T F S « May      1 2345678 9101112131415 16171819202122 23242526272829 3031   Тамгаларalmaz Alqanat Asadullin Azat Bashkarma/Yabalaq BoooRe Bye-bye violet tapes Cemdikhan Cemile Chak-Chak Darm elvira hadi Enver Izmaylov Galiye Idelia Ildar Kerim ilshat rahimbai Ismail Ittifaq Jukka Tolonen Kamal Kayef Band KGB Libertas Minakova Mubai Noiza Podcast Radif Kashapov Raif Hairulla Rushan Rushan Hayali Saff Promo Salimov Selet Shakert T&B Triada Who Are These Men Yoldiz Minullina Zulya Шакур татарлар Укучылар фикере
    Рубрики Архив Top WordPress Copyright © 2008-2011 YZӘK PARTY Карта сайта