Archive

Posts Tagged ‘Yoldiz Minullina’

Йолдыз Миңнуллина

September 15th, 2008 1 comment

Йолдыз Миннуллина / Yzәk Party

И никто меня не узнает —
Багровую на зеленом.

Д.Сулейманова

Тәрәзәңне төнгә ачык калдыр —
көзге яңгыр каңгырып йөрмәсен,
караңгыдан йолып, сиңа алып килсен
төсе качкан яфрак өермәсен.

Ах, ул яңгыр, язгы зыңга чаклы
калыр, ахры, сеңеп челтәреңә.
Син белмисең әле, вакыт үзе
сәгатьләрне җиргә чәлпәрәмә:

—Тукта мизгел!
Урта гасырда — көз,
дастаннарда — сөю өлгесе.
Сарут сарган Тристан каберенә
канәферләр тезә Гөлдерсен.

Урта гасырда — көз. Берөзлексез
яфрак оча нәсел агачыннан.
Чынга алсаң, Йосыф китабының
без язасы бите ачылган.

Челтәр — ятьмә бүген — яңгыр сөзә,
җепселенә кадәр манма су.
Без язасы биттә – яфрак эзе:
үзгәргәнмен, ахры…
танымассың…