Archive

Posts Tagged ‘Who Are These Men’

Who Are These Men II EP

July 29th, 2010 No comments

Who Are These Men

Безнең якын дусларыбыз һәм Казанның иң сәер инди-рок төркеме үзенең икенче мини-альбомын тәкъдим итте.

Альбом (35 Mb)

Back in the TASSR

April 11th, 2010 18 comments

Әти-әниләребез тыңлыган музыка, җырлаган җырлар белән хәзерге заман яшьләрен бер сәхнәгә куйсаң, нәрсә килеп чыгар микән? 29 апрель Маяковскийның сары бишмәтенә килсәң, белерсең.

TASSR

Сине анда Alqanat, Ittifaq, Ismail, Азат Гыйлметдинов, Who Are These Men көтәчәк. Башлана 20:30 да. Рәхим ит!

HiJazz Gallery

December 28th, 2009 8 comments

8 гыйнвар, җомга

Маяковскийның Сары Бишмәтендә
HiJazz Gallery

Фото һәм Видео

Галина Шиян (Санкт-Петербург) һәм Наталья Быстрянцева (Мәскәү) видео-арт һәм фотокүргәзмәләрен тәкъдим итә.

Галина Шиян – халыкара Open Cinema 2006 (“Дөньялар арасы”(”Междумирье”) фильмы) фестивалендә катнашкан яшь авангард режиссер.

Наталья Быстрянцева – архитектор, фотограф, Мәскәү дизайнерлар союзы әгъзасы. Аның активында Неаполь, Мәскәү, Саратов, Энгельс, Пермь һәм Воронеж өлкәләрендәге күргәзмәләр.

Катардагы Aljazeera документаль кино фестивалендә катнашуга билгеләнгән “Voices To The Sky” фильмының презентациясе.

Илдар Кәримнең “Йөз үзгәрешләре” фотокүргәзмәсе.

Илдар Кәрим (Казан) – яшь һәм кыю фоторәссам, “Становление” (Мәскәү, 2005 – 2007) фестивале, Кападокия (Төркия) арт-фестивале катнашучысы.

Who Are These Men төркеме клибының презентациясе.

Музыка

Mubai & Aksubai Fusion Band

“Дөнья яралышы – 2009” катнашкан, татар телендә матур һәм үзенчәлекле композицияләр, халык җырларының ирекле эшләнешләрен башкарган акустик трио.

Who Are These Men

АКШ, Яңа Зеландия, Испания, шулай ук берничә Русия шәһәрләрендә, Казан, Мәскәү, Санкт- Петербург радиостанцияләрендә җырлары яңгыраган, яшь Казан төркеме.

Рушан

Татар сәхнәсендә беренче адымнарын ясаган яшь җырчы, кайберәүләр аны татар Элиот Смиты дип атыйлар. Безнең сәхнәдә беренче чыгышы.

Ittifaq төркеме һәм Dj Darm’нан сюрприз.

«HiJazz» үзәге үзенең иң актив һәм тырыш укучыларына чакыру билетларын бүләк итә! Тулырак мәгълүмат hijazz.ru сәхифәсендә.

Адрес: Маяковский урамы, 24 а.

Башлана: 19:00
Керү: 100 сум.

Saragina Rumba live @ Jam’ле Якшәмбе

October 19th, 2009 7 comments

Saragina Rumba performed by Who Are These Men, Mubai & Aksubai Fusion Band.

Jam’ле Якшәмбе фото

September 17th, 2009 No comments

Jam'ле Якшәмбе

Ике атна элек узган Jam’ле Якшәмбедән фотоларны тәкъдим итәбез.

Җылы якларга live @ Jam’ле Якшәмбе

September 9th, 2009 No comments

06.09.09, Маяковский. Желтая кофта

Featuring: Who Are These Men, Ittifaq, Mubai & Aksubai fusion band.

Yzәk TV: http://www.youtube.com/user/Yzekparty
GoParty: http://goparty.ru/post/2013/

Jam’ле Якшәмбе 2

August 31st, 2009 7 comments

Jam'ле Якшәмбе

Көнчыгыш һәм Көнбатыш музыкасы бер сәхнәдә! Тылсымлы һәм нәфис татар моңы белән Бөек Британия казанында кайнап туган «бәйсез» рок авазлары очраша. Бу – жанрлар бәрелеше түгел, бу – Jam’ле Якшәмбе 2.

Бу кичәдә музыкаль тәмлетамакларны йөзләгән тәм төсмерләреннән торган сый көтә:

Who Are These Men
Мubai & Aksubai fusion band

Кайда: Казан, Маяковский урамы, 24 йорт. «Маяковский. Желтая кофта» клубы.
Кайчан: 6 сентябрь, 20.00

Керү: флаерсыз 150 сум, флаер белән 100 сум. Флаерлар: Лепрекон, Шоколадница, Ваниль на Чистопольской, Coffee Bean һәм музыкаль кибетләрдә.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 264-39-80
Аккредитация өчен телефоннар: +7 904 766 78 50, +7 917 890 35 13

BBVT VS WATM

October 25th, 2008 30 comments

Коллективы, которые не играют татарскую музыку, но их татарские корни дают о себе знать:

Bye-Bye Violet Tapes

Bye-bye violet tapes - группа из Санкт-Петербурга.
Без овощей, без напряжения, без цели.
Латино, шугейз, инди-рок, пост-рок, дэнс-панк, танго, диско, рэп, психоделика, тви-поп.
Фронтмен - Радиф Кашапов.
сайт: myspace.com/bbviolettapes
Их трек называется Iron Song

Who Are These Men

Казанская инди-рок группа «Who Are These Men» выпустила долгожданный EP, работа над которым велась все лето. Следуя музыкальным путем «Oasis», «Blur» и «Arctic Monkeys», «WATM» намерены передать своими записями атмосферу концертов этих групп, с которых большинство уходят их фанатами! Несмотря на то, что на этом EP вышли треки, которые ребята уже не раз исполняли вживую, они приобрели много нового, не без помощи студийных экспериментов.
Фронтмен - Айдар Хуснутдинов.
сайт: myspace.com/whoarethesemen
Их трек называется Afarin