


Иртәгә, 17 июнь, Казанда “Хөрмәт өчен хезмәт” баттлы финалы үтәчәк. 13 яшь МС “интернет-көрәштә” катнашты, ләкин финалга 4-се генә үтте. Татар рэп җәмәгатьчелеге өчен бу беренче “көрәш”, ләкин катнашучылар бер дә каушап калмады. Һәр раунд үзенә күрә яңа исемнәр ача барды. Кем белә, бәлки озакламый бу яшьләр безнең киләчәкне хәл итәр.
Катнашучылар:
Funt Ozz Ali (Либертас төркеме), Саба
КрэФ, Арча
Жюри: Шакур, Ittifaq, T&B.
Иртәгә барыгызны да Крылья клубында көтәбез, башлана сәгать 22:30-да.
Төркем адресы: http://vkontakte.ru/club17156999

8 ноябрь
Пирамида диско-клубында Yzәk Party
Дуслар, ниһаять безнең Үзәк Party’ебыз өлгереп тә җитте! Яңа урынны бер дә яңа дип әйтеп булмый, татар яшьләренә Пирамида диско-клубы күптәннән таныш. Алдагы кичәбез hip-hop, r’n’b һәм башка шәһәр стильләренә багышланачак.
Безнең белән бу төнне: Ittifaq, T&B, Libertas, Миләүшә Сафина һәм башкалар!
Пульт артында: Lilu, Darm, Noiza.
Үзегезгә тиеннәр сурәтләнгән аватарлар куясыгыз килсә, yzekparty@gmail.com электрон тартмасына языгыз. Сез теләгән персонажны җибәрербез.
Башлана: 21:00 сәг.
Мәгълүмати иганәчебез - Яңа Гасыр радиосы.
Мы выложили некоторые архивные фотографии с вечеринок, проведенных нами в 2007 году. Приятные воспоминания о неповторимых минутах праздника. Вы можете просмотреть их по этой ссылке.




Укучылар фикере