«Мәһди» рок операсы
Безнең гасырның 20нче елларына хәтле болгар-татар культурасы, Ислам дине белән аерылгысыз рәвештә, халыкның тормышын, аңын, җанын баетуга хезмәт итә. Шәхес культы елларында болгар-татар культурасы өчен дә караңгы чор җитә - мең еллык мәдәният, мәгърифәт югалу куркынычы алдында кала. Ләкин дәүләтчелекнең нәрсә икәнен белгән, борынгы тарихын һәм бөеклеген хәтерләгән халык бу афәттән дә исән чыга. Мәсгудә Шәмсетдинова һәм Альберт Әсәдулланың «Изге Болгар дастаны» («Мәһди») дип аталган музыкаль әсәре - әнә шул хакта. Мәһди - дөрес юлдан баручы һәм үзе артыннан башкаларны да әйдәүче кеше. Изге Коръән сурәләре, гарәп мәкаме татар халык көйләренә мәңгелеккә сеңгән, мәдәниятыбызны баеткан. Бу бөек бердәмлек бүгенге көндә - адәм баласы җанына урын тапмаган чорда - бигрәк тә газиз, бигрәк тә тансык.
«Изге Болгар дастаны» әсәрендә бер генә халыкның түгел, бөтен кешелек дөньясының тарихы чагыла. Беренче карашка әсәр артык заманча да тоелырга мөмкин - мөселман догалары һәм электрон авазлар, Шәрык моңнары һәм Көнчыгышның рок-музыкасы, төсле музыка, лазер, хәтта хэви-металл. Ләкин болар - тышкы күренеш, әсәрнең, үзәгендә исә - бөек фәлсәфә, тормыш, тарих турында тирән уйлану, тамырларны эзләү, тамырларга кайту. Кешенең мәңгелектән килеп, мәңгелеккә китүе турында тагы бер кат искә төшерү. «Бөек Болгар дастаны» - кеше, кешелек.
«Мәһди» рок операсының тулы язмасы (113,6 Mb)
The suite of Maskhuda Shamsutdinova and Albert Asadullin «Al-Mahdi» contains the call to save the national roots. (Al-Mahdi is the man, following the pious true way of life and leading the people to the just and bright world). In the folk tartar songs and prayers of the great monument of the world culture - The Koran - are presenting the connection and continuity of the culture. Nowadays the wisdom of the ancient culture, it’s spirit has become actual and as necessary as the breath of fresh air.
Download (113,6 Mb)




Укучылар фикере