Archive

Posts Tagged ‘Mubai’

Mubai & Aksubai fusion band — Live 2010

June 4th, 2010 No comments

Наша музыка — результат творческого поиска и экспериментов, попытка объяснить, какой мы видим современную татарскую музыку. Это первый диск группы, в него вошли записи с концертных выступлений в декабре 2009 и апреле 2010 года. Надеемся, что наш первый шаг будет воспринят с пониманием. Спасибо тем, кто любит нашу музыку и интересуется нашим творчеством.

Mubai / Мубай

Tracklist:

01. Исле дә генәй гөлләрем.
02. Таң җыры
03. Күбәләк
04. Авыл көе
05. Зәңгәр җыр
06. Яратам дисең син
07. Син киткәчтен
08. Ай былбылым
09. Кара малай
10. Кайтмадың
11. Гөлбакча

Альбом (37 Mb)

Заказать CD можно через mubaiband@gmail.com.
Заказлар mubaiband@gmail.com тартмасына кабул ителә.

Back in the TASSR

April 11th, 2010 18 comments

Әти-әниләребез тыңлыган музыка, җырлаган җырлар белән хәзерге заман яшьләрен бер сәхнәгә куйсаң, нәрсә килеп чыгар микән? 29 апрель Маяковскийның сары бишмәтенә килсәң, белерсең.

TASSR

Сине анда Alqanat, Ittifaq, Ismail, Азат Гыйлметдинов, Who Are These Men көтәчәк. Башлана 20:30 да. Рәхим ит!

Мубай яңа программасын тәкъдим итә

March 22nd, 2010 4 comments

4 апрель Сары Бишмәттә Мубай яңа программасын тәкъдим итә.

Алдагы яз һәм җәй Mubai&Aksubai Fusion Band тормышына яңа фестивальләр алып киләчәк.
Бу концертның тагын бер үзенчәлеге бар: бу Мубайның якын дусты, музыканты Адель Ризаев белән соңгы чыгышы булачак. Адель Европага китә, тик ул Казанга кайтып йөрер, Мубай белән алар тагын уйнарлар дип ышанабыз.

4 апрель 19:00-да Сары Бишмәткә рәхим итегез!

Categories: кичәләр, медиа Tags:

HiJazz Gallery

December 28th, 2009 8 comments

8 гыйнвар, җомга

Маяковскийның Сары Бишмәтендә
HiJazz Gallery

Фото һәм Видео

Галина Шиян (Санкт-Петербург) һәм Наталья Быстрянцева (Мәскәү) видео-арт һәм фотокүргәзмәләрен тәкъдим итә.

Галина Шиян – халыкара Open Cinema 2006 (“Дөньялар арасы”(”Междумирье”) фильмы) фестивалендә катнашкан яшь авангард режиссер.

Наталья Быстрянцева – архитектор, фотограф, Мәскәү дизайнерлар союзы әгъзасы. Аның активында Неаполь, Мәскәү, Саратов, Энгельс, Пермь һәм Воронеж өлкәләрендәге күргәзмәләр.

Катардагы Aljazeera документаль кино фестивалендә катнашуга билгеләнгән “Voices To The Sky” фильмының презентациясе.

Илдар Кәримнең “Йөз үзгәрешләре” фотокүргәзмәсе.

Илдар Кәрим (Казан) – яшь һәм кыю фоторәссам, “Становление” (Мәскәү, 2005 – 2007) фестивале, Кападокия (Төркия) арт-фестивале катнашучысы.

Who Are These Men төркеме клибының презентациясе.

Музыка

Mubai & Aksubai Fusion Band

“Дөнья яралышы – 2009” катнашкан, татар телендә матур һәм үзенчәлекле композицияләр, халык җырларының ирекле эшләнешләрен башкарган акустик трио.

Who Are These Men

АКШ, Яңа Зеландия, Испания, шулай ук берничә Русия шәһәрләрендә, Казан, Мәскәү, Санкт- Петербург радиостанцияләрендә җырлары яңгыраган, яшь Казан төркеме.

Рушан

Татар сәхнәсендә беренче адымнарын ясаган яшь җырчы, кайберәүләр аны татар Элиот Смиты дип атыйлар. Безнең сәхнәдә беренче чыгышы.

Ittifaq төркеме һәм Dj Darm’нан сюрприз.

«HiJazz» үзәге үзенең иң актив һәм тырыш укучыларына чакыру билетларын бүләк итә! Тулырак мәгълүмат hijazz.ru сәхифәсендә.

Адрес: Маяковский урамы, 24 а.

Башлана: 19:00
Керү: 100 сум.

Saragina Rumba live @ Jam’ле Якшәмбе

October 19th, 2009 7 comments

Saragina Rumba performed by Who Are These Men, Mubai & Aksubai Fusion Band.

Jam’ле Якшәмбе фото

September 17th, 2009 No comments

Jam'ле Якшәмбе

Ике атна элек узган Jam’ле Якшәмбедән фотоларны тәкъдим итәбез.

Җылы якларга live @ Jam’ле Якшәмбе

September 9th, 2009 No comments

06.09.09, Маяковский. Желтая кофта

Featuring: Who Are These Men, Ittifaq, Mubai & Aksubai fusion band.

Yzәk TV: http://www.youtube.com/user/Yzekparty
GoParty: http://goparty.ru/post/2013/

Mubai & Aksubai Fusion Band - Кайтмадың

September 4th, 2009 2 comments

Mubai

Мубайдан күптән яңа әйбер ишеткән юк иде. Якынлашып килүче “Jam’ле якшәмбе” уңаеннан без аның “Кайтмадың” дигән яңа җырын эксклюзив рәвештә тәкъдим итәбез.

Categories: медиа Tags:

Jam’ле Якшәмбе 2

August 31st, 2009 7 comments

Jam'ле Якшәмбе

Көнчыгыш һәм Көнбатыш музыкасы бер сәхнәдә! Тылсымлы һәм нәфис татар моңы белән Бөек Британия казанында кайнап туган «бәйсез» рок авазлары очраша. Бу – жанрлар бәрелеше түгел, бу – Jam’ле Якшәмбе 2.

Бу кичәдә музыкаль тәмлетамакларны йөзләгән тәм төсмерләреннән торган сый көтә:

Who Are These Men
Мubai & Aksubai fusion band

Кайда: Казан, Маяковский урамы, 24 йорт. «Маяковский. Желтая кофта» клубы.
Кайчан: 6 сентябрь, 20.00

Керү: флаерсыз 150 сум, флаер белән 100 сум. Флаерлар: Лепрекон, Шоколадница, Ваниль на Чистопольской, Coffee Bean һәм музыкаль кибетләрдә.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 264-39-80
Аккредитация өчен телефоннар: +7 904 766 78 50, +7 917 890 35 13

Finlandiyädä tatar rock festivale

August 6th, 2009 1 comment

Tatar rock festival

Tarihta berençe märtäbä Finlandiyädä tatar rock festivale Villa Träskkullada 15.8.2009 säat 16.00 dan başlap säat 23.00 ga kadär dävam itä. Yäş küñellelär, muzıka yaratuçılar zinhar kuzgalıgız da konsertka rahim itegez!