Пирамида диско-клубында Yzәk Party

8 ноябрь
Пирамида диско-клубында Yzәk Party
Дуслар, ниһаять безнең Үзәк Party’ебыз өлгереп тә җитте! Яңа урынны бер дә яңа дип әйтеп булмый, татар яшьләренә Пирамида диско-клубы күптәннән таныш. Алдагы кичәбез hip-hop, r’n’b һәм башка шәһәр стильләренә багышланачак.
Безнең белән бу төнне: Ittifaq, T&B, Libertas, Миләүшә Сафина һәм башкалар!
Пульт артында: Lilu, Darm, Noiza.
Үзегезгә тиеннәр сурәтләнгән аватарлар куясыгыз килсә, yzekparty@gmail.com электрон тартмасына языгыз. Сез теләгән персонажны җибәрербез.
Башлана: 21:00 сәг.
Мәгълүмати иганәчебез - Яңа Гасыр радиосы.




Укучылар фикере