
Ismail, Ittifaq, Real Feelings, Azat һәм башкалар сезгә яңа җырларын әзели. Рәхим итегез!
29 август, 21:00. Маяковский урамы, 24а. (тел.: 264-39-80)
IV Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары өчен куанычла хәбәр! Штабларда һәм форумның үзендә әлеге флаерны сорагыз, аның белән 50 сум ташлама булачак!
Davide Floreno, Raif Hairulla, Sabit Nasretdin, Ilyas Jahffar @ Helsinki, Finland. 15.08.2010



Иртәгә, 17 июнь, Казанда “Хөрмәт өчен хезмәт” баттлы финалы үтәчәк. 13 яшь МС “интернет-көрәштә” катнашты, ләкин финалга 4-се генә үтте. Татар рэп җәмәгатьчелеге өчен бу беренче “көрәш”, ләкин катнашучылар бер дә каушап калмады. Һәр раунд үзенә күрә яңа исемнәр ача барды. Кем белә, бәлки озакламый бу яшьләр безнең киләчәкне хәл итәр.
Катнашучылар:
Funt Ozz Ali (Либертас төркеме), Саба
КрэФ, Арча
Жюри: Шакур, Ittifaq, T&B.
Иртәгә барыгызны да Крылья клубында көтәбез, башлана сәгать 22:30-да.
Төркем адресы: http://vkontakte.ru/club17156999
Әти-әниләребез тыңлыган музыка, җырлаган җырлар белән хәзерге заман яшьләрен бер сәхнәгә куйсаң, нәрсә килеп чыгар микән? 29 апрель Маяковскийның сары бишмәтенә килсәң, белерсең.

Сине анда Alqanat, Ittifaq, Ismail, Азат Гыйлметдинов, Who Are These Men көтәчәк. Башлана 20:30 да. Рәхим ит!
Якынлашып килүче бәйрәмнәрне истә тотып, без сезгә яңа җырны тәкъдим итәргә булдык. Бу - “Мәдинә. Мәхәббәт сынаулары” дип исемләнгән фильмга өр-яңа саундтрек. Тиздән ул Татарстан шәһәр-авыллары буенча “сәяхәткә” китәчәк, ә Казанлылар өчен әлегә Азат Гыйлметдинов һәм Ittifaq төркеменең җыр калып тора.

Азат бу җырның беренче вариантын күптәннән күрсәткән иде. Ләкин шактый вакыт үткәч, аның яңгырашка карашлары үзгәрде һәм ул бөтен коралларны да яңадан яздырып чыгарга булды. Рэп та күләме буенча үзгәрде. Элек җыр авыр яңгырашлы булса, хәзер ул җиңеләйде.
Сүзләре турында аерым әйтеп үтәргә кирәк. Зөлфәт шигырьләре лириканың иң югары үрнәге булып санала. Ittifaq төркеменә исә аңа ияреп үз өлешен язу зур бер ләззәт һәм шул ук вакытта сынау иде. Нәтиҗәдә нәрсә килеп чыкканын сез хәзер ишетә аласыз!
Azat Gilmutdinov feat. Ittifaq - Yangyrym by Jahffar
Иртәгә Ittifaq төркеме Ижауның иң дәрәҗәле клабларының берсе - Авиаторда чыгыш ясый. Бу кичә кыю һәм прогрессив татар яшьләре - Saff Promo тарафыннан оештырыла.


8 ноябрь
Пирамида диско-клубында Yzәk Party
Дуслар, ниһаять безнең Үзәк Party’ебыз өлгереп тә җитте! Яңа урынны бер дә яңа дип әйтеп булмый, татар яшьләренә Пирамида диско-клубы күптәннән таныш. Алдагы кичәбез hip-hop, r’n’b һәм башка шәһәр стильләренә багышланачак.
Безнең белән бу төнне: Ittifaq, T&B, Libertas, Миләүшә Сафина һәм башкалар!
Пульт артында: Lilu, Darm, Noiza.
Үзегезгә тиеннәр сурәтләнгән аватарлар куясыгыз килсә, yzekparty@gmail.com электрон тартмасына языгыз. Сез теләгән персонажны җибәрербез.
Башлана: 21:00 сәг.
Мәгълүмати иганәчебез - Яңа Гасыр радиосы.
Укучылар фикере