Archive
Live at Träskkulla Rock Festival - Yabalak
Финляндиядә узган Җанлы татар музыкасы фистиваленең беренче видеоязмалары да чыга башлады. Каршы алыгыз - Ябалак төркеме (аларга Өмит Бәдретдин һәм Илнар Фатихов булыша).
Finlandiyädä tatar rock festivale
Tarihta berençe märtäbä Finlandiyädä tatar rock festivale Villa Träskkullada 15.8.2009 säat 16.00 dan başlap säat 23.00 ga kadär dävam itä. Yäş küñellelär, muzıka yaratuçılar zinhar kuzgalıgız da konsertka rahim itegez!
Әйлән-бәйлән дискына багышланган тапшыру
татаFin tatarlari belan interview - Tatarstan dulqininda
Гөлнара Мөхәммәтшина әзерләде.
CD “Aylan-baylan” / “Әйлән-бәйлән”

“Әйлән-бәйлән” дип исемләнгән халыкара балалар җырлары дискы 2007 елда Финляндиядә чыкты. Аны әзерләгән һәм җитештергән “Ябалак” төркеме нигезендә элекке “Башкарма” ансамбле музыкантлары һәм җырчылары тора. Материал ике җырчы һәм ике гитара ярдәмендә яздырылса да, шактый бөтен һәм оригиналь яңгыраш белән аерыла.
Дискның эчендә рәсемнәр һәм җыр сүзләре белән баетылган кечкенә буклет та бар.
Балаларыгызга, туганнарыгызга менә дигән бүләк!
Җитештерүчеләр үзләре дискны түбәндәгечә сыйфатлый:
“Әйлән-бәйлән”дә киң итеп танылган һәм күп итеп җырланган халыкара балалар җырлары Финляндиядә яшәүче татарлар телендә беренче мәртәбә язылып чыга. “Әйлән-бәйлән” уен-җыр белән кызыксынучыларны кайда яшәсәләр дә шатландырсын!”

Җырлый:
Dina Asis
Betül Hairetdin
Гитаралар:
Batu Alkara
Raif Hairulla
Эчтәлек:
1. Әйлән-бәйлән уйный
2. Өч карга бала
3. Баш бармагым
4. Куян
5. Аю йоклый
6. Хат ташучы
7. Фил балалары
8. Син дә кызык булса
9. Гөрмәкчәкәй
10. Урман йорты
11. Котлы булсын
12. Али бабайның бакчасы
13. Ялтыр-йолтыр йолдызлар
14. Әле җырлар җырланды
15. Бишек җыры
Җырларны www.myspace.com/aylanbaylan сәхифәсендә тыңлап карарга була.
Гыйнвар азагында беренче партиясе килеп җитә.
Дискны сатып алыр өчен алдан заказ бирергә кирәк (исем-фамилиягез, дисклар саны, элемтәгә керер өчен телефон номерыгыз):
cd.nolabel@gmail.com
+7 904 766 78 50
Күпләп сатып алучылар өчен ташламалар каралган.
Дискларның саны чикләнгән.


Укучылар фикере