YZӘK PARTY » Azat YZӘK PARTY Сез булдырмаганны без булдырабыз. Archive Posts Tagged Azat 29 август. Jamле Якшәмбе August 27th, 2010 No comments

Ismail, Ittifaq, Real Feelings, Azat һәм башкалар сезгә яңа җырларын әзели. Рәхим итегез!

29 август, 21:00. Маяковский урамы, 24а. (тел.: 264-39-80)

IV Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары өчен куанычла хәбәр! Штабларда һәм форумның үзендә әлеге флаерны сорагыз, аның белән 50 сум ташлама булачак!

Categories: кичәләр, яңалыклар Tags: , , AZAT — Live (Summer 2010) August 9th, 2010 No comments

Азатның чыгышларыннан берничә өзек тәкдим итәбез. Калган видеоязмаларны сез http://www.youtube.com/user/azatmusicru сәхифәсендә таба аласыз.

Categories: артистлар, медиа Tags: Азат Гильмутдинов — Алга! EP June 1st, 2010 No comments

Сегодня мы представляем вашему вниманию мини-альбом (EP) нашего друга и коллеги Азата Гильмутдинова. Азат вырос в городе Нижнекамск, где учился музыке в 1-ой муз. школе, затем в Музыкальном училище им. С. Сайдашева. После — переехал в Казань. Закончил Казанскую консерваторию, изучал классику, играл джаз. Одновременно интересовался музыкой разных народов мира, родственных тюркоязычных культур и особенно родной татарской.

В 2003г. поехал в Москву, где работал сессионным музыкантом, аранжировщиком, выступал с различными проектами, а в прошлом году переехал в Казань. И вот теперь пришло время создания собственного музыкального проекта AZAT (в переводе с татарского — свободный), который, кстати, примет участие 26 июня в фестивале Сотворение мира 2010.

Бүген без сезгә тагын бер мини-альбом (EP) тәкъдим итәбез. Аның авторы — Мәскәүдән күчеп килгән кардәшебез, музыкант, аранжировщик һәм үзенчәлекле башкаручы — Азат Гыйлметдинов. Стилистик яктан ул бәйсез (indie) рокка тартыла, ләкин үз халкының бай музыкаль мирасын да читтә калдырмый. Гомумән, бәйсез музыка форма ягыннан берничек тә чикләнмәгән һәм хәзерге форматлы попсадан сафлыгы һәм ихласлыгы белән аерылырып тора. Соңгы яңалыклардан — Азат һәм аның төркеме 26 июнь көнне үткәреләчәк Тынычлыкның яратылышы 2010 фестивалендә чыгыш ясарга әзерләнә.

Tracklist:

1. Сагыну
2. Сиңа
3. Зур Булып
4. Яңгырым (feat. Ittifaq)
5.Син кирәк
6. Мин кабат
7. Мәхәббәт сынаулары (feat. Ittifaq)

Альбом (45 Mb)

azatmusic.ru

Categories: артистлар, медиа, яңалыклар Tags: Back in the TASSR April 11th, 2010 18 comments

Әти-әниләребез тыңлыган музыка, җырлаган җырлар белән хәзерге заман яшьләрен бер сәхнәгә куйсаң, нәрсә килеп чыгар микән? 29 апрель Маяковскийның сары бишмәтенә килсәң, белерсең.

Сине анда Alqanat, Ittifaq, Ismail, Азат Гыйлметдинов, Who Are These Men көтәчәк. Башлана 20:30 да. Рәхим ит!

Categories: кичәләр Tags: , , , , , Мәхәббәт сынаулары March 2nd, 2010 24 comments

Якынлашып килүче бәйрәмнәрне истә тотып, без сезгә яңа җырны тәкъдим итәргә булдык. Бу - Мәдинә. Мәхәббәт сынаулары дип исемләнгән фильмга өр-яңа саундтрек. Тиздән ул Татарстан шәһәр-авыллары буенча сәяхәткә китәчәк, ә Казанлылар өчен әлегә Азат Гыйлметдинов һәм Ittifaq төркеменең җыр калып тора.

Categories: медиа, яңалыклар Tags: , Азат Гыйлметдинов - Сагыну December 25th, 2009 9 comments

Безнең дустыбыз Азат Гыйлметдинов Империя Музыки компаниясе оештырган музыкаль конкурста катнаша. Әгәр дә кардәшебез өчен тавыш бирергә теләсәгез, бу сәхифә сезнең өчен.

Categories: медиа, яңалыклар Tags: Азат Гильмутдинов feat. Ittifaq - Яңгырым December 10th, 2009 22 comments

Азат бу җырның беренче вариантын күптәннән күрсәткән иде. Ләкин шактый вакыт үткәч, аның яңгырашка карашлары үзгәрде һәм ул бөтен коралларны да яңадан яздырып чыгарга булды. Рэп та күләме буенча үзгәрде. Элек җыр авыр яңгырашлы булса, хәзер ул җиңеләйде.

Сүзләре турында аерым әйтеп үтәргә кирәк. Зөлфәт шигырьләре лириканың иң югары үрнәге булып санала. Ittifaq төркеменә исә аңа ияреп үз өлешен язу зур бер ләззәт һәм шул ук вакытта сынау иде. Нәтиҗәдә нәрсә килеп чыкканын сез хәзер ишетә аласыз!

Azat Gilmutdinov feat. Ittifaq - Yangyrym  by  Jahffar

Categories: медиа, яңалыклар Tags: , RSS feed Календарь September 2010 M T W T F S S « Aug      12345 6789101112 13141516171819 20212223242526 27282930   ТамгаларШакур Alqanat Asadullin Azat Bashkarma/Yabalaq BoooRe Bye-bye violet tapes Cemdikhan Cemile Chak-Chak Darm Enver Izmaylov Galiye Idelia Ildar Kerim Ismail Ittifaq Jukka Tolonen Kamal Kayef Band KGB Libertas Minakova Mubai Noiza Podcast Radif Kashapov Raif Hairulla Rushan Rushan Hayali Saff Promo Salimov Selet Shakert T&B Triada Who Are These Men Yoldiz Minullina ZulyaКирәкле мәгълүмат Укучылар фикере Кер / Чык Categories Blogroll Archives Meta Top WordPress Copyright © 2008-2010 YZӘK PARTY Theme by NeoEase. Valid XHTML 1.1 and CSS 3.