Азат Гильмутдинов feat. Ittifaq - Яңгырым

Азат бу җырның беренче вариантын күптәннән күрсәткән иде. Ләкин шактый вакыт үткәч, аның яңгырашка карашлары үзгәрде һәм ул бөтен коралларны да яңадан яздырып чыгарга булды. Рэп та күләме буенча үзгәрде. Элек җыр авыр яңгырашлы булса, хәзер ул җиңеләйде.
Сүзләре турында аерым әйтеп үтәргә кирәк. Зөлфәт шигырьләре лириканың иң югары үрнәге булып санала. Ittifaq төркеменә исә аңа ияреп үз өлешен язу зур бер ләззәт һәм шул ук вакытта сынау иде. Нәтиҗәдә нәрсә килеп чыкканын сез хәзер ишетә аласыз!
Укучылар фикере