YZӘK PARTY [Kzn] » 2008» December YZӘK PARTY [Kzn]

You are currently browsing the YZӘK PARTY [Kzn] weblog archives for December, 2008.

Categories Archives Recent Comments Meta Site Search:
Archive for December, 2008
Без дә йолдыз булдык! Author: admin December 22, 2008

Узган атнада Yzekparty.ru сәхифәсе Татнет йолдызлары конкурсының махсус дипломы белән бүләкләнде. Оештыручыларга үзебезнең рәхмәтләребезне белдерәбез һәм алга таба да безнең проектыбызны игътибаргыз калдырмассыз дип өменләнеп калабыз.



read comments (0) CD “Aylan-baylan” / “Әйлән-бәйлән” Author: admin December 20, 2008

“Әйлән-бәйлән” дип исемләнгән халыкара балалар җырлары дискы 2007 елда Финляндиядә чыкты. Аны әзерләгән һәм җитештергән “Ябалак” төркеме нигезендә элекке “Башкарма” ансамбле музыкантлары һәм җырчылары тора. Материал ике җырчы һәм ике гитара ярдәмендә яздырылса да, шактый бөтен һәм оригиналь яңгыраш белән аерыла.
Дискның эчендә рәсемнәр һәм җыр сүзләре белән баетылган кечкенә буклет та бар.

Балаларыгызга, туганнарыгызга менә дигән бүләк!

Җитештерүчеләр үзләре дискны түбәндәгечә сыйфатлый:
Әйлән-бәйлән”дә киң итеп танылган һәм күп итеп җырланган халыкара балалар җырлары Финляндиядә яшәүче татарлар телендә беренче мәртәбә язылып чыга. “Әйлән-бәйлән” уен-җыр белән кызыксынучыларны кайда яшәсәләр дә шатландырсын!

Җырлый:
Dina Asis
Betül Hairetdin

Гитаралар:
Batu Alkara
Raif Hairulla

Эчтәлек:
1. Әйлән-бәйлән уйный
2. Өч карга бала
3. Баш бармагым
4. Куян
5. Аю йоклый
6. Хат ташучы
7. Фил балалары
8. Син дә кызык булса
9. Гөрмәкчәкәй
10. Урман йорты
11. Котлы булсын
12. Али бабайның бакчасы
13. Ялтыр-йолтыр йолдызлар
14. Әле җырлар җырланды
15. Бишек җыры

Җырларны www.myspace.com/aylanbaylan сәхифәсендә тыңлап карарга була.

Гыйнвар азагында беренче партиясе килеп җитә.
Дискны сатып алыр өчен алдан заказ бирергә кирәк (исем-фамилиягез, дисклар саны, элемтәгә керер өчен телефон номерыгыз):
[email protected]
+7 904 766 78 50
Күпләп сатып алучылар өчен ташламалар каралган.
Дискларның саны чикләнгән.



read comments (4) Зөлфия Камалованың яңа җырлары Author: admin December 8, 2008


Зөлфия Камалованың яңа җырлары мәшһүр венгр музыканты Никола Паров белән берлектә яздырылган, дип хәбәр итә zulya.com сайты. 2008 елның июнендә чыккан яңа Elusive әлеге дөнья күрмәгән җырларны да уз әченә алган. Безнең сәхифәбез дә ул җырларны читләтеп уза алмады:
Ай җаный
Хәмдия
Көзге ачы җилләрдә
Сибелә чәчем
Алым җәл түгел сиңа



read comments (1)

Каталог сайтов Знакомства Словари и энциклопедии
Каталог Сайтов, Культура и Искусство

YZӘK PARTY [Kzn] | Entries (RSS) and Comments (RSS).