YZӘK PARTY » кичәләр YZӘK PARTY Сез булдырмаганны без булдырабыз. Archive Archive for the кичәләр Category 29 август. Jamле Якшәмбе August 27th, 2010 No comments

Ismail, Ittifaq, Real Feelings, Azat һәм башкалар сезгә яңа җырларын әзели. Рәхим итегез!

29 август, 21:00. Маяковский урамы, 24а. (тел.: 264-39-80)

IV Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары өчен куанычла хәбәр! Штабларда һәм форумның үзендә әлеге флаерны сорагыз, аның белән 50 сум ташлама булачак!

Categories: кичәләр, яңалыклар Tags: , , Back in the TASSR April 11th, 2010 18 comments

Әти-әниләребез тыңлыган музыка, җырлаган җырлар белән хәзерге заман яшьләрен бер сәхнәгә куйсаң, нәрсә килеп чыгар микән? 29 апрель Маяковскийның сары бишмәтенә килсәң, белерсең.

Сине анда Alqanat, Ittifaq, Ismail, Азат Гыйлметдинов, Who Are These Men көтәчәк. Башлана 20:30 да. Рәхим ит!

Categories: кичәләр Tags: , , , , , Мубай яңа программасын тәкъдим итә March 22nd, 2010 4 comments

4 апрель Сары Бишмәттә Мубай яңа программасын тәкъдим итә.

Алдагы яз һәм җәй Mubai&Aksubai Fusion Band тормышына яңа фестивальләр алып киләчәк.
Бу концертның тагын бер үзенчәлеге бар: бу Мубайның якын дусты, музыканты Адель Ризаев белән соңгы чыгышы булачак. Адель Европага китә, тик ул Казанга кайтып йөрер, Мубай белән алар тагын уйнарлар дип ышанабыз.

4 апрель 19:00-да Сары Бишмәткә рәхим итегез!

Categories: кичәләр, медиа Tags: HiJazz Gallery December 28th, 2009 8 comments

8 гыйнвар, җомга

Маяковскийның Сары Бишмәтендә
HiJazz Gallery

Фото һәм Видео

Галина Шиян (Санкт-Петербург) һәм Наталья Быстрянцева (Мәскәү) видео-арт һәм фотокүргәзмәләрен тәкъдим итә.

Галина Шиян – халыкара Open Cinema 2006 (“Дөньялар арасы”(Междумирье) фильмы) фестивалендә катнашкан яшь авангард режиссер.

Наталья Быстрянцева – архитектор, фотограф, Мәскәү дизайнерлар союзы әгъзасы. Аның активында Неаполь, Мәскәү, Саратов, Энгельс, Пермь һәм Воронеж өлкәләрендәге күргәзмәләр.

Катардагы Aljazeera документаль кино фестивалендә катнашуга билгеләнгән “Voices To The Sky” фильмының презентациясе.

Илдар Кәримнең “Йөз үзгәрешләре” фотокүргәзмәсе.

Илдар Кәрим (Казан) – яшь һәм кыю фоторәссам, “Становление” (Мәскәү, 2005 – 2007) фестивале, Кападокия (Төркия) арт-фестивале катнашучысы.

Who Are These Men төркеме клибының презентациясе.

Музыка

Mubai & Aksubai Fusion Band

“Дөнья яралышы – 2009” катнашкан, татар телендә матур һәм үзенчәлекле композицияләр, халык җырларының ирекле эшләнешләрен башкарган акустик трио.

Who Are These Men

АКШ, Яңа Зеландия, Испания, шулай ук берничә Русия шәһәрләрендә, Казан, Мәскәү, Санкт- Петербург радиостанцияләрендә җырлары яңгыраган, яшь Казан төркеме.

Рушан

Татар сәхнәсендә беренче адымнарын ясаган яшь җырчы, кайберәүләр аны татар Элиот Смиты дип атыйлар. Безнең сәхнәдә беренче чыгышы.

Ittifaq төркеме һәм Dj Darm’нан сюрприз.

«HiJazz» үзәге үзенең иң актив һәм тырыш укучыларына чакыру билетларын бүләк итә! Тулырак мәгълүмат hijazz.ru сәхифәсендә.

Адрес: Маяковский урамы, 24 а.

Башлана: 19:00
Керү: 100 сум.

Categories: кичәләр Tags: , , , , Бәхетле Өчпочмак @ Пирамида December 13th, 2009 25 comments

13 декабрь

Ай йөзә күк гөмбәзендә,
Тын, бәхетле елмаеп,
Күк йөзен күксел көмештәй
Бер гаҗәп нурга манып.

Нәкый Исәнбәт

Атна буена без дөнья җимереп әшләп, укып йөрдек. Атна буена калабызның бетон диварлары безне стресс читлегендә тоттылар. Канатларны җәеп, билләрне турайтып, хыялыбызны иреккә чыгарырга вакыт җитте. Оч, бие, ярат, бәхетле бул!

– Тере яңгырашты сайлаучы бәхетле җырчылар:

Рахат-Лукум
Сылу
Миләүшә Сафина
Казан Кызлары
Илгиз Шәйхразиев
Данис Закиров

– Бәхетле диджейлар: Lilu, Марс.L

– Бәхетле МС: Nurback һәм go-go биючеләре.

– Уеннар һәм бүләкләр!

Башлана: 21:00 сәг.
Керү бәясе: 100 сум (флаер белән) / 200 сум (флаерсыз)
Өстәлгә заказ: 5-700-700
Адрес: Мәскәү урамы, 3, «Пирамида» диско-клубы.

Categories: кичәләр, яңалыклар Tags: Дәртле Өчпочмак @ Пирамида November 18th, 2009 19 comments

22 ноябрь

Дәртле Казанның үзәгендә дәртле татар яшьләре сине дәртле көйләр һәм дәртле биюләр кичәсенә чакыра. Дәртле татар кызлары һәм егеләре бу төнне үзәктә туслана!

1. Тере яңгыраш
2. Дәртле биюләр
3. Уеннар һәм бүләкләр

Ике-ике, бер дә бер.
Пирамида кыздырырга әзер!

Уеныбызны дәвам итәбез! Бу язма астында исем-фамилиясен язып калдырган кунакларыбызга керү бушлай! Акция 19 ноябрь төнге уникегә хәтле бара.

Categories: кичәләр, яңалыклар Tags: Кичәге Үзәк патидан фотолар November 10th, 2009 24 comments




Калган фотолар GoParty.ru сәхифәсендә.

Categories: кичәләр, фото Tags: , , , , Пирамида диско-клубында Yzәk Party November 3rd, 2009 30 comments

8 ноябрь
Пирамида диско-клубында Yzәk Party

Дуслар, ниһаять безнең Үзәк Party’ебыз өлгереп тә җитте! Яңа урынны бер дә яңа дип әйтеп булмый, татар яшьләренә Пирамида диско-клубы күптәннән таныш. Алдагы кичәбез hip-hop, r’n’b һәм башка шәһәр стильләренә багышланачак.

Безнең белән бу төнне: Ittifaq, T&B, Libertas, Миләүшә Сафина һәм башкалар!

Пульт артында: Lilu, Darm, Noiza.

Үзегезгә тиеннәр сурәтләнгән аватарлар куясыгыз килсә, [email protected] электрон тартмасына языгыз. Сез теләгән персонажны җибәрербез.

Башлана: 21:00 сәг.

Мәгълүмати иганәчебез - Яңа Гасыр радиосы.

Categories: кичәләр, яңалыклар Tags: , , , , , Пирамиданың табасын кыздырабыз! October 28th, 2009 1 comment

Кызган таба һәм Yzәk Party кайнар табада кызыну сезонын ачып җибәрә! Беренче дискәтүк – 1 ноябрьдә.

Зиннур, Артур Хафизов, Илназ Гарипов, Миләушә Сафина, Сәйяр-Инсаф дуэты бу төнне сезнең белән булачак! Пульт артында ди-джей Шәкерт һәм Нур Алиев табаны кыздып торачак.

Рәхим итегез! Без Кыздырабыз!

Башлана: 21:00
Билет бәясе: 100 сум (флаер белән) / 200 сум (флаерсыз)
Өстәл алып кую, тулырак мәгълүмат: 5-700-700

Адрес: Мәскәү урамы, 3

Мәгълүмати иганәчебез – Яңа Гасыр радиосы.

Categories: кичәләр, яңалыклар Tags: Яңа дулкын October 21st, 2009 15 comments

Тиздән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында

Categories: кичәләр, яңалыклар Tags: Older Entries RSS feed Календарь September 2010 M T W T F S S « Aug      12345 6789101112 13141516171819 20212223242526 27282930   ТамгаларШакур Alqanat Asadullin Azat Bashkarma/Yabalaq BoooRe Bye-bye violet tapes Cemdikhan Cemile Chak-Chak Darm Enver Izmaylov Galiye Idelia Ildar Kerim Ismail Ittifaq Jukka Tolonen Kamal Kayef Band KGB Libertas Minakova Mubai Noiza Podcast Radif Kashapov Raif Hairulla Rushan Rushan Hayali Saff Promo Salimov Selet Shakert T&B Triada Who Are These Men Yoldiz Minullina ZulyaКирәкле мәгълүмат Укучылар фикере Кер / Чык Categories Blogroll Archives Meta Top WordPress Copyright © 2008-2010 YZӘK PARTY Theme by NeoEase. Valid XHTML 1.1 and CSS 3.