YZӘK PARTY [Kzn] » i, Qazan YZӘK PARTY [Kzn]

You are currently browsing the archives for the i, Qazan... category.

Categories Archives Recent Comments Meta Site Search:
Archive for the 'i, Qazan...' Category
Йолдыз Миңнуллина Author: admin September 15, 2008

И никто меня не узнает —
Багровую на зеленом.

Д.Сулейманова

Тәрәзәңне төнгә ачык калдыр —
көзге яңгыр каңгырып йөрмәсен,
караңгыдан йолып, сиңа алып килсен
төсе качкан яфрак өермәсен.

Ах, ул яңгыр, язгы зыңга чаклы
калыр, ахры, сеңеп челтәреңә.
Син белмисең әле, вакыт үзе
сәгатьләрне җиргә чәлпәрәмә:

—Тукта мизгел!
Урта гасырда — көз,
дастаннарда — сөю өлгесе.
Сарут сарган Тристан каберенә
канәферләр тезә Гөлдерсен.

Урта гасырда — көз. Берөзлексез
яфрак оча нәсел агачыннан.
Чынга алсаң, Йосыф китабының
без язасы бите ачылган.

Челтәр — ятьмә бүген — яңгыр сөзә,
җепселенә кадәр манма су.
Без язасы биттә – яфрак эзе:
үзгәргәнмен, ахры
танымассың



read comments (1) Безнең on-line күргәзмәбез үз эшен башлап җибәрде Author: admin July 28, 2008


сиңа хат язам,
челлә өрде кәгазьгә -
сүзем генә калды… >>>



read comments (0) Шәм шәһәре Author: admin July 27, 2008


Таң атканчы янды алар,
Бер-берсеннән уздырырга тырышкандай,
Ялгыз утлар >>>



read comments (0)

Каталог сайтов Знакомства Словари и энциклопедии
Каталог Сайтов, Культура и Искусство

YZӘK PARTY [Kzn] | Entries (RSS) and Comments (RSS).