YZӘK PARTY » Бер яклы караш YZӘK PARTY Сез булдырмаганны без булдырабыз. Home > мәкаләләр > Бер яклы караш Бер яклы караш October 8th, 2008 Leave a comment Go to comments

Интертат.ру электрон газетасындагы Эльвира Шакированың Татар яшьләре форумы төнге клубта дип исемләнгән язманы укыганнан соң, рәсми мәгълүмат чараларының профессиональлегендә һәм объективлыгында шик туарга мөмкин. Җәмгыятьтәге бөтен фикер төрлелеген чагылдырырга кирәк дип тапмаган журналистларның каләме астыннан шундый материаллар чыгуы әзрәк борчуга сала. Концерттан соң яшьләр һәр пәнҗешәмбе «Сәфәр» кунакханәсенең «Аут-холл» клубында узучы «Курай радиосы»ның «Чәк-чәк» дискотекасына барды, дигән җөмләсендә 4 оешманы искә алып та, шул ук көнне, шул ук вакытта узган җанлы татар музыкасы концерты турында бер сүз дә әйтмәү авторга мөнәсәбәтне тискәре якка үзгәртә. Әйтерсең лә фонограмма кушып җырлаучы Вил Усманов, Лилия Муллагалиева, Иделия, Рөстәм Закиров, Эпсилон, Мәликә, «Айфара», Рөстәм Асаев, Нурзадә, Зиннур, «Казан егетләре», Чәчкә, Габделфәт Сафин, Резеда Шәрәфиева, ИлСаф, «Зөләйлә», Вәсилә Фәттахова, Салават, бу көннәрдә генә яңа альбомын чыгарган җырчы ИлГәрәйләр белән безнең татар музыкасы тәмам. Ә шәһәр үзәгендәге төнге клубта узган Зөлфия Камалова концерты ниндидер сәбәпләр аркасында игътибарга лаек булмаган. Әллә инде ике автобуска төялеп, клубка бушка кергән форум делегатлары анда ялгыш эләккәнме? Бәлки бу чара төрле төбәкләрдән җыелган татар яшьләренә кирәк тә булмагандыр?
Ярый алайса, мең яшәсен фонограмма, примитив попса һәм фикерсез музыканы алга сөргән Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, «Яңа гасыр» телевидениесе!!! Тик балаларыгыз татар телен санга сукмый башлагач, сәбәбен әллә-кайлардан эзләп йөрмәгез. Вакытында телнең престижын саклап кала алмаган милләт көннәрдән бер көнне телсез кала ул. Расланган факт.

Categories: мәкаләләр Tags: Comments (0) Trackbacks (0) Leave a comment
  1. No comments yet.
You must be logged in to post a comment. RSS feed Календарь October 2011 S M T W T F S « May      1 2345678 9101112131415 16171819202122 23242526272829 3031   Тамгаларalmaz Alqanat Asadullin Azat Bashkarma/Yabalaq BoooRe Bye-bye violet tapes Cemdikhan Cemile Chak-Chak Darm elvira hadi Enver Izmaylov Galiye Idelia Ildar Kerim ilshat rahimbai Ismail Ittifaq Jukka Tolonen Kamal Kayef Band KGB Libertas Minakova Mubai Noiza Podcast Radif Kashapov Raif Hairulla Rushan Rushan Hayali Saff Promo Salimov Selet Shakert T&B Triada Who Are These Men Yoldiz Minullina Zulya Шакур татарлар Укучылар фикере
    Рубрики Архив Top WordPress Copyright © 2008-2011 YZӘK PARTY Карта сайта