YZӘK PARTY » Йолдыз Миңнуллина YZӘK PARTY Сез булдырмаганны без булдырабыз. Home > артистлар, мәкаләләр > Йолдыз Миңнуллина Йолдыз Миңнуллина September 15th, 2008 Leave a comment Go to comments

И никто меня не узнает —
Багровую на зеленом.

Д.Сулейманова

Тәрәзәңне төнгә ачык калдыр —
көзге яңгыр каңгырып йөрмәсен,
караңгыдан йолып, сиңа алып килсен
төсе качкан яфрак өермәсен.

Ах, ул яңгыр, язгы зыңга чаклы
калыр, ахры, сеңеп челтәреңә.
Син белмисең әле, вакыт үзе
сәгатьләрне җиргә чәлпәрәмә:

—Тукта мизгел!
Урта гасырда — көз,
дастаннарда — сөю өлгесе.
Сарут сарган Тристан каберенә
канәферләр тезә Гөлдерсен.

Урта гасырда — көз. Берөзлексез
яфрак оча нәсел агачыннан.
Чынга алсаң, Йосыф китабының
без язасы бите ачылган.

Челтәр — ятьмә бүген — яңгыр сөзә,
җепселенә кадәр манма су.
Без язасы биттә – яфрак эзе:
үзгәргәнмен, ахры
танымассың

Categories: артистлар, мәкаләләр Tags: Comments (0) Trackbacks (0) Leave a comment
  1. No comments yet.
You must be logged in to post a comment. RSS feed Календарь October 2011 S M T W T F S « May      1 2345678 9101112131415 16171819202122 23242526272829 3031   Тамгаларalmaz Alqanat Asadullin Azat Bashkarma/Yabalaq BoooRe Bye-bye violet tapes Cemdikhan Cemile Chak-Chak Darm elvira hadi Enver Izmaylov Galiye Idelia Ildar Kerim ilshat rahimbai Ismail Ittifaq Jukka Tolonen Kamal Kayef Band KGB Libertas Minakova Mubai Noiza Podcast Radif Kashapov Raif Hairulla Rushan Rushan Hayali Saff Promo Salimov Selet Shakert T&B Triada Who Are These Men Yoldiz Minullina Zulya Шакур татарлар Укучылар фикере
    Рубрики Архив Top WordPress Copyright © 2008-2011 YZӘK PARTY Карта сайта