Мәхәббәт сынаулары

March 2nd, 2010 12 comments

Якынлашып килүче бәйрәмнәрне истә тотып, без сезгә яңа җырны тәкъдим итәргә булдык. Бу - “Мәдинә. Мәхәббәт сынаулары” дип исемләнгән фильмга өр-яңа саундтрек. Тиздән ул Татарстан шәһәр-авыллары буенча “сәяхәткә” китәчәк, ә Казанлылар өчен әлегә Азат Гыйлметдинов һәм Ittifaq төркеменең җыр калып тора.

Март 2010

February 9th, 2010 1 comment

Март аенда Зөлфия Камалова яңа альбом чыгара. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

Categories: яңалыклар Tags:

Ittifaq - Fake intro live

January 25th, 2010 No comments

Ittifaq төркеменең Төмәндә узган концертында төшерелгән видео.

Categories: медиа Tags: ,

Yabalaq - Omer

January 16th, 2010 16 comments
Categories: медиа Tags:

Kәyef band музыкантлар эзли

January 4th, 2010 7 comments

Игътибар! Kәyef band төркеменең составы җыела. Әгәр дә сез татар җанлы музыкант икән, эстрада (попса түгел), джаз, рок һәм татар классикасы белән җылы мөнәсәбәтләрдә булсагыз, Ильяс Камалга мөрәҗәгать итегез!

Әлеге вакытта безне барлык уен коралларында уйнаучылар кызыксындыра (гитара һәм нервалардан башка), ләкин иң беренче чиратта барабаннарда һәм перкуссияда уйнаучылар көтелә!

Categories: яңалыклар Tags:

HiJazz Gallery

December 28th, 2009 3 comments

8 гыйнвар, җомга

Маяковскийның Сары Бишмәтендә
HiJazz Gallery

Фото һәм Видео

Галина Шиян (Санкт-Петербург) һәм Наталья Быстрянцева (Мәскәү) видео-арт һәм фотокүргәзмәләрен тәкъдим итә.

Галина Шиян – халыкара Open Cinema 2006 (“Дөньялар арасы”(”Междумирье”) фильмы) фестивалендә катнашкан яшь авангард режиссер.

Наталья Быстрянцева – архитектор, фотограф, Мәскәү дизайнерлар союзы әгъзасы. Аның активында Неаполь, Мәскәү, Саратов, Энгельс, Пермь һәм Воронеж өлкәләрендәге күргәзмәләр.

Катардагы Aljazeera документаль кино фестивалендә катнашуга билгеләнгән “Voices To The Sky” фильмының презентациясе.

Илдар Кәримнең “Йөз үзгәрешләре” фотокүргәзмәсе.

Илдар Кәрим (Казан) – яшь һәм кыю фоторәссам, “Становление” (Мәскәү, 2005 – 2007) фестивале, Кападокия (Төркия) арт-фестивале катнашучысы.

Who Are These Men төркеме клибының презентациясе.

Музыка

Mubai & Aksubai Fusion Band

“Дөнья яралышы – 2009” катнашкан, татар телендә матур һәм үзенчәлекле композицияләр, халык җырларының ирекле эшләнешләрен башкарган акустик трио.

Who Are These Men

АКШ, Яңа Зеландия, Испания, шулай ук берничә Русия шәһәрләрендә, Казан, Мәскәү, Санкт- Петербург радиостанцияләрендә җырлары яңгыраган, яшь Казан төркеме.

Рушан

Татар сәхнәсендә беренче адымнарын ясаган яшь җырчы, кайберәүләр аны татар Элиот Смиты дип атыйлар. Безнең сәхнәдә беренче чыгышы.

Ittifaq төркеме һәм Dj Darm’нан сюрприз.

«HiJazz» үзәге үзенең иң актив һәм тырыш укучыларына чакыру билетларын бүләк итә! Тулырак мәгълүмат hijazz.ru сәхифәсендә.

Адрес: Маяковский урамы, 24 а.

Башлана: 19:00
Керү: 100 сум.

Азат Гыйлметдинов - Сагыну

December 25th, 2009 3 comments

Azat

Безнең дустыбыз Азат Гыйлметдинов Империя Музыки компаниясе оештырган музыкаль конкурста катнаша. Әгәр дә кардәшебез өчен тавыш бирергә теләсәгез, бу сәхифә сезнең өчен.

Categories: медиа, яңалыклар Tags:

Бәхетле Өчпочмак @ Пирамида

December 13th, 2009 20 comments

Yzәk Party

13 декабрь

Ай йөзә күк гөмбәзендә,
Тын, бәхетле елмаеп,
Күк йөзен күксел көмештәй
Бер гаҗәп нурга манып.

Нәкый Исәнбәт

Атна буена без дөнья җимереп әшләп, укып йөрдек. Атна буена калабызның бетон диварлары безне стресс читлегендә тоттылар. Канатларны җәеп, билләрне турайтып, хыялыбызны иреккә чыгарырга вакыт җитте. Оч, бие, ярат, бәхетле бул!

– Тере яңгырашты сайлаучы бәхетле җырчылар:

Рахат-Лукум
Сылу
Миләүшә Сафина
Казан Кызлары
Илгиз Шәйхразиев
Данис Закиров

– Бәхетле диджейлар: Lilu, Марс.L

– Бәхетле МС: Nurback һәм go-go биючеләре.

– Уеннар һәм бүләкләр!

Башлана: 21:00 сәг.
Керү бәясе: 100 сум (флаер белән) / 200 сум (флаерсыз)
Өстәлгә заказ: 5-700-700
Адрес: Мәскәү урамы, 3, «Пирамида» диско-клубы.

Categories: кичәләр, яңалыклар Tags:

Азат Гильмутдинов feat. Ittifaq - Яңгырым

December 10th, 2009 17 comments

Azat Gilmutdinov feat Ittifaq - Yangirim

Азат бу җырның беренче вариантын күптәннән күрсәткән иде. Ләкин шактый вакыт үткәч, аның яңгырашка карашлары үзгәрде һәм ул бөтен коралларны да яңадан яздырып чыгарга булды. Рэп та күләме буенча үзгәрде. Элек җыр авыр яңгырашлы булса, хәзер ул җиңеләйде.

Сүзләре турында аерым әйтеп үтәргә кирәк. Зөлфәт шигырьләре лириканың иң югары үрнәге булып санала. Ittifaq төркеменә исә аңа ияреп үз өлешен язу зур бер ләззәт һәм шул ук вакытта сынау иде. Нәтиҗәдә нәрсә килеп чыкканын сез хәзер ишетә аласыз!

Azat Gilmutdinov feat. Ittifaq - Yangyrym  by  Jahffar

Tatar Party

November 25th, 2009 19 comments

Иртәгә Ittifaq төркеме Ижауның иң дәрәҗәле клабларының берсе - Авиаторда чыгыш ясый. Бу кичә кыю һәм прогрессив татар яшьләре - Saff Promo тарафыннан оештырыла.

Tatar Party Ittifaq